Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу кызыклы

Нинди бүләк көтәсең?

Күпчелек, бәйрәмгә иң яхшы бүләк - акча, дип саный.

Яңа ел алдыннан "Русский стандарт" банкы тикшеренүе шуны раслаган. Икенче урында - файдалы һәм практик бүләкләр.

"Акча бүләк итү гадәте русиялеләрдә үз актуальлеген саклый. Шуңа күрә "Сез нинди бүләкләр алырга яратасыз?" дигән сорауга респондентларның күпчелеге "Акча" дип җавап бирде. Шулай ук безнең халык күңелне күтәрә торган, уңай хис-кичерешләр уятучы бүләкләрне хуп күрә. Бәйрәмнәргә акча алган кешеләр үзләре теләгән әйберне сатып алалар (63 процент).

Файдалы бүләкләр өлешенә 22 процент туры килсә, күңел өчен бүләк - 14 процент.

Россиялеләр шулай ук иң истә калган бүләкләрне атады. Алар арасында: «Үз-үзеңә бүләк ясап, Төркиягә бару», «дусларыңнан сюрприз», «101 роза», «балалар ясаган рәсемнәр», «автомобиль», «театрга билет», «соңгы модельле гаджет».

Сораштыруда Facebook, "ВКонтакте", "Одноклассники" социаль челтәрләрендә теркәлгән берничә мең респондент катнашкан.

Чыганак

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев