Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Югары Кәминкәдән Гыйльметдин бабай бәхетен авылда тапкан

Югары Кәминкә авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, "Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе" Гыйльметдин Галиәкбәровка 25 октябрьдә 90 яшь тулды. Олы яшьтә булуына карамастан, ялгыз яшәүче Гыйльметдин бабай үзе пешергән ашны ярата, 20 баш сарык асрый, биш вакыт намазын калдырмый. Колагы гына ишетеп бетерми. Шунлыктан бабайны туган көне белән котларга килүчеләргә...

Югары Кәминкә авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, "Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе" Гыйльметдин Галиәкбәровка 25 октябрьдә 90 яшь тулды.
Олы яшьтә булуына карамастан, ялгыз яшәүче Гыйльметдин бабай үзе пешергән ашны ярата, 20 баш сарык асрый, биш вакыт намазын калдырмый. Колагы гына ишетеп бетерми. Шунлыктан бабайны туган көне белән котларга килүчеләргә кычкырыбрак сөйләргә туры килде.
Якташыбыз ишле гаиләдә өченче бала булып дөньяга килә. Бүген инде җиде туган арасында ул гына исән. Гомер иткән хатыны Мәстүрә дә 13 ел элек вафат булган.
-Без гаиләдә дүрт малай үстек,- ди аның улы Әгъзәметдин. - Малайларны тыңлатырга авыррак бит. Әти кырыс, таләпчән иде. Шулай кирәк булган да инде. Аллага шөкер, барыбыз да тәртипле булдык, инде үзебез оныкларга сөенеп яшибез. Әтинең җиде оныгы, җиде оныкчыгы бар. Без янәшәдә генә торабыз. Көн саен әтинең хәлен белеп чыгабыз. Юбилеена да барлык туганнар кайткан иде. Зурлап үткәрдек.
1943нче елны армиягә алынган Гыйльметдинны Ерак Көнчыгышка җибәрәләр. Бәхеткәме, юкмы, артиллериядә хезмәт иткән якташыбыз монда аягын авырттыра. Һәм анда булган хәрби бәрелешләрдә катнашмый. 1945нче елны туган ягына кайта. Гомере буе фермада терлекләр карый. "Атказанган терлекче" исеменә лаек була.
"Ветераннарга - торак" программасы нигезендә, аңа өч ел элек барлык уңайлыклары булган йорт салып бирәләр. Чирмешәндә, шәһәрдән квартира алырга тәкъдим итсәләр дә, бабай "авылдан беркая да китмим, шунда салабыз", дип үз сүзен әйтә.
Ветеранны 90 яше белән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова да тәбрикләде, Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән истәлек бүләге тапшырды.
Шушы көннәрдә Чирмешәннән Владимир Черновка да 90 яшь тулган. Владимир Фадеевич та 50 елдан артык колхозда хезмәт куеп, лаеклы ялга чыга. Юбилярны район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина тәбрикләп, Россия Президентының котлавын укып, бүләк тапшырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Юбилярлар Бөек Ватан сугышы ветераннар