Югары Кәминкәдән Гыйльметдин бабай бәхетен авылда тапкан
Югары Кәминкә авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, "Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе" Гыйльметдин Галиәкбәровка 25 октябрьдә 90 яшь тулды.
Олы яшьтә булуына карамастан, ялгыз яшәүче Гыйльметдин бабай үзе пешергән ашны ярата, 20 баш сарык асрый, биш вакыт намазын калдырмый. Колагы гына ишетеп бетерми. Шунлыктан бабайны туган көне белән котларга килүчеләргә...