Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Якташларыбызны Россия Президенты котлады

Агымдагы елда районда 64 якташыбызга Россия Президенты Владимир Путиннан котлау хатлары килергә тиеш, узган елны 56 райондашыбыз 90 һәм 95 яшьлек юбилейлары белән котлаулар алды. Югары Кармалкада яшәүче Вера Николаевна Сергеева авылның иң өлкән кешеләренең берсе, гыйнвар башында аңа 90 яшь тулды. Сугыш елларында якташыбызга да, башка байтак яшьтәшләре белән...

Агымдагы елда районда 64 якташыбызга Россия Президенты Владимир Путиннан котлау хатлары килергә тиеш, узган елны 56 райондашыбыз 90 һәм 95 яшьлек юбилейлары белән котлаулар алды.


Югары Кармалкада яшәүче Вера Николаевна Сергеева авылның иң өлкән кешеләренең берсе, гыйнвар башында аңа 90 яшь тулды.

Сугыш елларында якташыбызга да, башка байтак яшьтәшләре белән бергә, Горькийда, торф чыгаруда эшләргә туры килгән.

-Туйганчы ашарга юк, ачлы-туклы эшләдек. Көненә ике тапкыр бер-ике макарон салган кычыткан шулпасы бирәләр иде. Балалар күп үлде. Бертуктаусыз яңа кешеләп алып киләләр иде. Еш кына немец самолетлары да бомбага тоты. Бик авыр булды, - дип искә ала ул елларны Вера Николаевна.

1947нче елны ул сугыш ветераны Николай Никитичка кияүгә чыга. Алар 54 ел бергә гомер итәләр, алты бала тәрбияләп үстерәләр.

Якташыбыз озак еллар авыл клубында эшли, колхозда да хезмәт куя.

Бүген ул ялгызы гомер итә, ире 17 ел элек вафат булган. Вера Николаевна өйдәге эшләрен үзе башкара, әле бакчасын да үзе карый-бәрәңге, помидор, кыяр үстерә.

-Алты балам, 8 оныгым, 6 оныкчыгым бар. Алар Әлмәттә, Самарада яяшиләр. Авылда кызым тормыш итә, ул көн саен килеп хәлемне белә, миңа булыша, - ди юбиляр.

Иске Кади авылында гомер итүче Якуп Сорур улы Соруров та шушы көннәрдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Якуп Сорур улы 1927 елны туа, ләкин аны 1928 елның 18 гыйнварена яздырганнар.

-Әүвәл яхшы яшәдек. Ләкин аннан соң әтине кулаклыкта гаепләп һәм сөргенгә җибәрәләр, ул Чистай юлында вафат була. Әни тугыз бала белән калган. Шулай итеп миңа бала чактан ук гаиләдә баш булырга туры килде. Яшьтән колхозда эшләп, әнигә булыштым. 14 яшьтән атлар карадым, 16 яшьтән бригадир, агроном ярдәмчесе булдым. Дуңгызчылык комплексы төзегәч, мине бригадир итеп билгеләделәр, - ди юбиляр.

Якташыбыз армиядә хезмәт иткәч, Краснодар краена шахтада да эшләргә юнәлдерәләр.

1949нче елда авылдашы Рагия белән гаилә коралар, 7 бала тәрбияләп үстерәләр, 57 ел бергә гомер иткәннәр, 2006нче елда хатыны вафат булган.

Бүген ул балаларына, 12 оныгына, 8 оныкчыгына, туганнарына ярдәмче, үрнәк булып тора, киңәшләре белән булыша.

Юбилярларны туган көннәре белән район хакимияте һәм социаль яклау бүлеге вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары котладылар, Росси Президенты Һәм район башлыгы исеменнән бүләкләр тапшырдылар.

cheremshan.tatarstan.ru фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Якташларыбызны Россия Президенты котлады