Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Яхшы күршеләр дә булсын иде

Әмир авылында гомер иткән Наҗия апа Галимова Чирмешәндә ветераннар өчен төзелгән күп квартиралы йортка беренчеләрдән булып күченеп килде. - Ирем Фәйзи исән вакытта ук документлар җыеп тапшырган идек, - ди 86 яшьлек Наҗия апа. - Ул Чирмешәндә яшәргә теләде. "Больницасы да янәшәдә булыр, кибетләр дә шул тирәдә генә", дия иде....

Әмир авылында гомер иткән Наҗия апа Галимова Чирмешәндә ветераннар өчен төзелгән күп квартиралы йортка беренчеләрдән булып күченеп килде.


- Ирем Фәйзи исән вакытта ук документлар җыеп тапшырган идек, - ди 86 яшьлек Наҗия апа. - Ул Чирмешәндә яшәргә теләде. "Больницасы да янәшәдә булыр, кибетләр дә шул тирәдә генә", дия иде. Бу рәхәтне күрә генә алмады шул, өч ел элек вафат булды.

Фәйзи Галимов Бөек Ватан сугышы ветераны. Ул Ерак Көнчыгышта хәрби хезмәттә булган. Якташыбызга 9 ел солдат формасы кияргә туры килә. Аннары туган авылына кайта.

Лашман кызы Наҗия белән алар 1951нче елны гаилә коралар. 60 елга якын бергә гомер итәләр, өч бала тәрбияләп үстерәләр. Читкә китеп тә яшиләр, әмма олыгайгач, туган якка кайтып урнашалар.

- Авылдагы йортны хәзер нишләтәсез инде? - дип сорадым Наҗия ападан.

- Сатарга туры килер инде. Билгеле, жәл. Ә нишлисең?! Олы кешегә авылда ялгызы яшәргә авыр,- ди ул. - Монда бит бөтен уңайлыклары өйдә. Урамга чыгып йөрисе юк. Квартираларыбыз бик әйбәт. Обойларның да матурларын ябыштырганнар. Ошамаслык җире юк. Шунда исәнлек белән тынычлыкта яшәргә язсын инде. Күршеләрем кемнәр булыр икән, дип бераз борчылып торам. Алла бирсә, яхшы кешеләр туры килер. Авылда күршеләр әйбәт иде. Килгәнемә ике-өч кенә көн, авыл сагындыра да башлады.

Наҗия апа эшне озакка сузмаган, килгән атнасында ук, бабайлар җыеп, яңа квартирасына дога укытып алган. Ярый әле бу көннәрдә Себер якларыннан кайткан кызы Роза янәшәсендә булды, барлык эшләрендә дә ярдәм итте.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined ветераннарга – торак