Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Туймәттән Фатыйма әби йөзгә җитәргә исәпли

Бәркәтәдә туып үскән, Туймәттә гомер итүче Фатыйма әби Галимовага 90 яшь тулды. Ачык йөзле, шат күңелле Фатыйма апага үз яшен бирмәссең дә. -Әни тик утырырга яратмый. Иртән торып, ишек алларын себереп керә, тавыкларны карый,- ди Фатыйма апаның кызы Фәния. Ул гаиләсе белән Түбән Кәминкәдә яши. Бүген әнисенең туган көненә килгән....

Бәркәтәдә туып үскән, Туймәттә гомер итүче Фатыйма әби Галимовага 90 яшь тулды. Ачык йөзле, шат күңелле Фатыйма апага үз яшен бирмәссең дә.

-Әни тик утырырга яратмый. Иртән торып, ишек алларын себереп керә, тавыкларны карый,- ди Фатыйма апаның кызы Фәния. Ул гаиләсе белән Түбән Кәминкәдә яши. Бүген әнисенең туган көненә килгән.
1924нче елны ишле гаиләдә беренче бала булган Фатыймага бик яшьли эшкә җигелергә туры килә.
-Ул вакытта туйганчы ашарга, өскә кияргә кием дә юк иде бит, - ди юбиляр. - Эшкә кигән күлмәкне кич белән юып, мич каршына элеп киптерәм дә, кичен шуның белән яшьләр уенына йөгерә идем. Менә бит яшьлек нинди булган.
Сугыш башланган елны Фатыйма апа гаиләсе Архангельск өлкәсенә күчеп китә.
-Кара Чишмәдән, Әмирдән дә безнең белән баручылар булды. Поезд белән озын юл уздык, - дип искә ала ул елларны әңгәмәдәшем. - Анда 4-5 ел яшәгәнбездер. Тормыш җиңел түгел иде. Боланнар җиккән арбаларга утыртып, балык тотарга алып барганнары истә. Ярый да эләксә, буш кайткан чаклар да булды.
Сугыш беткәч, алар кире Бәркәтәгә кайталар. Фатыйма апа фермада эшли башлый. 1957нче елны үзе белән бергә эшләп йөргән иптәше, аны ике бала белән тол калган, Туймәттә яшәүче Исхак исемле ир-ат белән таныштыра. Фатыйма апа аны башта ук ошата. Алар кушылалар. Беренче көннән үк Габделәхәт белән Мәрьям аңа "әни", дип эндәшәләр. Исхак белән Фатыйманың уртак тагын алты балалары туа. Төпчекләре - игезәкләре Фәрһад белән Тәлгатькә яшь ярым булганда, әтиләре, Бөек Ватан сугышы ветераны, вафат була.
-Безнең әни кырыс, таләпчән иде. Иркенәергә ирек бирмәде, - дип сүзебезгә кушылды Фатыйма апаның улы Габбас (ул гаиләсе белән Чирмешәндә яши).
-Сигез бала белән строгий булмасаң, башка басасыз бит,- дип куйды Фатыйма апа.
-Әни безне эшкә өйрәтеп үстерде. Кияүгә чыкканда мин белмәгән эш юк иде, - ди Фәния апа.
Фатыйма апа бүген улы Фәрһад, килене Наилә, оныклары Айдар, Илдар белән гомер кичерә. Әниләренең туган көне уңаеннан балалары табын да көйләгәннәр. Юбилярны гомер бәйрәме белән котларга район башлыгы Наил Зарипов та килде. Ул Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм бүләкләр тапшырды.
Район җитәкчесенең: "Озак яшә, Фатыйма апа, балаларыңны, оныкларыңны сөендереп яшә,"- дигән сүзләренә, әби: " Йөзгә җитәргә исәп әле",- диде елмаеп.
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Туймет