Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Сыйныфташлары Гали Нургатинны яхшы яктан гына искә алалар

Сыйныфташыбыз, авылдашыбыз (без туймәтлеләр) Гали Минвәли улы Нургатин  мәңгелеккә арабыздан китте. Аңа 75 кенә иде. Мәкерле авыру белән берничә ел көрәште.

Аның белән бергә үстек, бергә укыдык. Ул тормышта да үз урынын тапты, абруй казанды. “Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы” мактаулы исемен йөртте, Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медаль белән бүләкләнде.

Гали Минвәли улы бик әзерлекле, кайчан, нәрсә сорасаң да, аңа төгәл, конкрет җавап бирергә әзер белгеч,  җитәкче иде. Хезмәт юлын тракторчы буларак башлаган, авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган. Орджоникидзе исемендәге, “Прожектор”, “Красный Октябрь” колхозларында эшләп тәҗрибә туплаган белгеч район Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары да булды, ә соңгы елларда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә эшләде. Икътисадта реформалар үткәрүдә, эшне планлаштыру өлкәсендә аның өлеше зур. Ул халык белән еш аралашты, сүзгә оста, уңайлы әңгәмәдәш, яхшы хәтерле белгеч иде. Без аны гел шундый килеш искә алырбыз. Хатынының, балаларының авыр кайгысын уртаклашабыз.

Тыныч йокла, сыйныфташ!

Сыйныфташлар исеменнән, Хәбибулла Мәгыйзов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев