Светлогорск поселогыннан биш бала үстерүче Фәния һәм Самат Мортазиннарга Новосибирск шәһәреннән хат килеп төшкән.
Яхшы хат. Аларга уллары Салават өчен рәхмәт әйтеп язганнар.
Якташыбыз биш айлап Новосибирскида армиядә хезмәт итә. Салават әлегә кече разведка хәрби белгечлеген үзләштерә икән. Әтисе Самат абый әйтүенчә, Светлогорск егетенә инде парашют белән дә сикерергә туры килгән. Командирлары җибәргән Рәхмәт хатында "Сезнең улыгыз һәрвакыт яхшы нәтиҗәләр генә күрсәтә, ротаның җәмәгать эшләрендә гел актив катнаша һәм иптәшләренә үрнәк булып тора. Шундый яхшы ул тәрбияләгән өчен зур рәхмәт Сезгә", дигән юллар бар.
-Армиядә ошый, дип яза улыбыз. Салкынчарак дисә дә, башкасына зарланмый, - ди разведчик улы турында Самат абый горурланып.
Салават Мортазин фотосы.