Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Орденны болай гына бирмәгәннәр

    Кышкы буранлы бер көнне Искәндәр ДТ-75 тракторы белән Чирмешәннән Түбән Кәминкәгә иске юлдан бата-чума 10 сәгатьтән артык кайта. Тракторчы юл буенда карга терәлгән машиналарны да тартып чыгара. Чана будкасына утырган халык, район үзәгенә олимпиадага барган балалар белән алар үз авылларына көчкә төнге бердә генә кайтып егылалар. Ветеран механизатор, Кызыл Байрак...

    Кышкы буранлы бер көнне Искәндәр ДТ-75 тракторы белән Чирмешәннән Түбән Кәминкәгә иске юлдан бата-чума 10 сәгатьтән артык кайта. Тракторчы юл буенда карга терәлгән машиналарны да тартып чыгара. Чана будкасына утырган халык, район үзәгенә олимпиадага барган балалар белән алар үз авылларына көчкә төнге бердә генә кайтып егылалар.

    Ветеран механизатор, Кызыл Байрак ордены кавалеры Искәндәр абый Мостафинның гомерендә андый хәлләр бер генә булмый.
    Мостафиннарның өй стенасында маятниклы сәгать эленеп тора. 1968 елдан бирле эшли икән. Искәндәр абыйның хатыны Гөлсинә апа әйтүенчә, аны иренең айлык хезмәт хакының бер өлешенә алган булганнар, 45 сумга. Заманында шул сәгатькә карап, өйдә тракторчының эштән кайтканын да көткәннәр.
    -Чыгып-чыгып трактор тавышын да тыңлый идек инде. Элек бит эштән соң халыкка урманга бару да бар иде. Ирләр караңгыга кадәр утын әзерләде, - ди Гөлсинә апа.
    Искәндәр Мостафин яшьлегендә иң әүвәл МТЗ-2 тракторына утыра. Кызыл төсле, кабинасыз, көпчәкле техникага. Бу тракторны яз, җәй, көз "җигеп", кышын ял иттергәннәр. Аннан якташыбыз ДТ-54, ДТ-75, МТЗ-50 тракторларында эшли. МТЗ-80 белән чөгендер дә төяргә туры килә.
    -Гел юлда идек. Бигрәк тә МТЗ-50 йөрткәндә, кем әйтмешли, Норлаттан кайтып та кермәдек - жом ташый идек. Чистайга, Куйбышевка, хәзерге Болгарга, фуражга еш йөрдек,- дип үткәннәрне искә ала ветеран. - Бураннарда "Прогон тауларын", "Сталин күпере"н уза алмыйча, Кызыл Көч, Иншар поселоклары аша әйләнеп кайткан вакытлар бар иде. Яшьлек белән йөрдек. Хәзер алай чыдап булмас иде.
    1970 нче елны, бишъеллык йомгаклары буенча, уңган механизаторны Хезмәт Кызыл байрагы ордены белән бүләклиләр. Район үзәгенә чакырып, орденны райкомның ул вакыттагы беренче секретаре Әхсән Заһитов тапшыра. Бу көнне авылдашы, сыер савучы Зәмзәмия апа Гыйрфанова да Октябрь революциясе ордены иясе була.
    -Ул елны язгы чәчүдә катнаштым. Хәтерлим әле, сменага 70шәр гектар чәчкән көннәр булды. Берсендә тракторның аппараты "отказать" итеп, аны төнлә факел уты астында кырда ук ясадык. Аны ремонтлап, икенче көнне тагын 50 гектар арыш та чәчкән идем. Ул елларны барысы да шулай эшләде. Чәчү, урып-җыю вакытларында халык йокламады, - дип сөйли Искәндәр бабай.- Нужалы булса да, элек эшләргә дә, яшәргә дә кызык иде. Яшьлекне сагынып кына әйтүем түгел. Колхоз гөрләп тора, акчаны бирәләр. Хәтта запас частьләрне аз тоткан өчен дә премия язалар иде бит. Минем дәүләткә үпкәм булмады. Кызганыч, безнең буын төзегән фермалар, гаражларны гына бик тиз туздырдылар.
    Искәндәр Мостафин узган гасырның 50нче еллары ахырында Венгриядәге халык күтәрелешләренең дә шаһиты булган. Армиядә хезмәт иткәндә, аны ягъни, 122 миллиметрлы орудие расчеты командирын шунда җибәрәләр. Бәхеткә, гаубицадан атарга насыйп булмый. Хәрби хезмәт үткән егеткә Пермь якларында урман кисәргә дә туры килә. Аның акчасына ике игезәк сеңелесенә һәм әнисенә күлмәклек ситса алып кайта. Үзе дә баштанаяк киенә. Өч ел элек, ветеран янына Питрәч районыннан 55 ел күрешмәгән служагы Габдулла агай килеп киткән. Хәзер Искәндәр бабайны үзе кунакка чакыра ди. Бу көннәрдә 78 яшен тутырган ветеранга анда да барырга язсын. Вакытында буранлы, карлы юллар узганнар бит әле, Питрәчне генә әйләнерләр, анысы.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: