Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Лашман авылыннан Сафиуллиннар гаиләсендә өч буын кешеләре гомер итә

Лашман авылында Айрат һәм Рушания Сафиуллиннарның ике катлы йортлары ерактан ук күзгә ташлана. Авыл кырыенда урнашкан өй эченә кергәч, биредә чын татар гаиләсе яшәвенә тагын бер кат инандым.

Өй ишеген ачуга тәмле аш исе борынны ярып керде. Аш бүлмәсеннән, йөгереп диярлек чыгып, килен белән каенана каршы алды. Йорт хуҗасы Айратны гына өйдә туры китереп булмады, ул эштә иде. Беренче карашка ук килен белән каенана арасындагы җылы мөнәсәбәт күзгә чалынды. Менә шундый буладыр инде ул чын татар гаиләсе.

Сафиуллиннар бу заманча йортка 10 ел элек күченәләр. Төп нигездә төпчек малай Илдар булса да, Айрат белән Рушания әниләрен үзләреннән калдырмаганнар, Айсылу белән Зөһрә дә әбисез йортта яшәүне күз алдына китерә алмыйлар.

Миңлегөл апа үзе дә каенанасы Фаһирә әби белән 21 ел гомер иткән, инде каенана стажы 27 ел булып килә.

-Рушания - минем үз укучым. Аның Айрат белән мәктәп елларында ук дуслашып йөргәннәрен белдек. Инде Мәрхүм ирем Миндар гына дөньядан иртә китте, аларның кавышканнарын күрү насыйп булмады аңа, - дип хатирәләр йомгагын сүтә башлады Миңлегөл Вәли кызы. – Чит кешегә күнегеп, яраклашып китү җиңел түгел ул, яшьләр белән картларның фикерләре дә туры килмәскә мөмкин. Һәр кем үз вакытында дәшмичә кала алса бар да җайлы була. Без инде хәзер бер-беребезне ярты сүздән дә аңлыйбыз, әни белән кыз кебек. Олы киленем Венера да “әни” генә диеп тора. Улым Айдар белән төп йортта еш кунак булалар.

Миндар абый вафат булганнан соң да Миңлегөл апа ике елга якын каенанасын тәрбияли, аны хөрмәтләп соңгы юлга озата. 45 яшьлек хатын биш бала белән тол калган. Олысы Миләүшә никахланган булса, ул чакта бәләкәйләре Алсуга әле 9 яшь кенә була. Айдар – армия хезмәтендә, Айрат белән Илдар да әле яшүсмерләр генә.

Лашман егете Миндар белән Туймәт кызы Миңлегөл читтән торып Казанда югары уку йортында укып йөргәндә танышалар. Алар икесе дә укытучы. 1968 елда гаилә коралар. Сафиуллиннар дүрт ел Югары Кәминкә мәктәбендә укыталар, аннан соң Лашманга кайталар. Миңлегөл апаның педагоглык стажы 40 елга якын, ул география һәм биологиядән белем биргән. Якташыбызның олы хезмәтен республика да югары бәяли, “Халык мәгарифе отличнигы” значогы белән бүләкләнә.

-Мондый дәрәҗәле бүләккә Миндар да ия булды, тик ул аңа үзе исән вакытта килеп ирешә алмады, - дип моңайды  Миңлегөл апа.

Якташыбызның эштән туктаганына да 20 ел. Оныгы Зөһрәнең уңышларына  ул чын күңелдән сөенә, киңәшләрен бирә. Зөһрә быел 11 сыйныфны алтын медальгә тәмамлаган.

-Әби мине 4-5 яшьтә үк укырга өйрәтте. Аның белән Әлифба укыганым әле дә истә, - диде Зөһрә. – Бәләкәй вакытта, куркам диеп, шыпырт кына әби янына күчеп ята идем. Ул миңа шунда догалар өйрәтте. Рәхмәт аңа!

Миңлегөл апа оныгы Айсылуның улы Данисны да үстерешә. Ул биш яшьлек оныкчыгына да догалар өйрәтә.

-Бала ана телендә уйларга, фикер йөртергә тиеш дип саныйм. Шул вакытта телебез, динебез, гореф-гадәтләребез югалмас, - диде әңгәмәдәшем. – Безнең гаиләдә русча сөйләшү дигән нәрсә юк. Балалар рус теленә һәм чит телгә мәктәптә өйрәнә, ә ана телен гаилә сакларга тиеш. Данис кунакка кайтканда русча сөйли башлый, тик мин аңа: “Мин русча белмим, улым, татарча гына сөйлә!” - дим. Тырыша-тырыша, хәзер ул рус сүзләре кыстырмыйча сөйләшә.

Сафиуллиннар динебезне, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап яшәүче гаилә. Алар ел саен диярлек корбан чалдыралар, Айрат гает намазларын калдырмаска тырыша. Миңлегөл апа биш вакыт намазын укып, барлык балаларына, оныкларына теләкләр тели, ураза тотып, ифтар ашлары да уздыралар.

 Үзе дә әби-бабай белән, зур гаиләдә үскән Рушанияне төп йортка килен булып төшү бер дә куркытмый. Ул 20 яшендә Айратка кияүгә чыга. Яшьләр бер ел Әлмәттә яшиләр, тик туган авылны сагыну хисе көчлерәк була.

-Мин сиңа авылда күгәрчен оясы кебек матур йорт төзеп бирәм, диде Айрат. Сүзендә торды, шундый өй төзеп кердек. Өч буын бер йортта аңлашып, тату гомер итәбез, - диде Рушания. – Кияүгә чыкканда үземнең әни, төшкән җирдә  таш бул, диде. Аллага шөкер, бик матур яшибез. Каенана әни балаларыбызны үстереште, нинди эшкә тотынсак та, аның белән киңәшләшәбез.

Сафиуллиннар гаиләсе әле бер вакыт дүрт буын бергә дә яшәгәннәр. Миңлегөл апа үзенең әтисе белән әнисен дә тәрбияләп соңгы юлга озаткан. Бүген дә Миңлегөл апаның балалары, оныклары төп йортка җыелганда егермедән дә артып китәләр.

Ветеран укытучының бер кызы әнисе белән әтисенең һөнәрен дәвам итә, килене Рушания дә мәктәптә эшли. Айрат – нефтьче.

Айрат тимерне дә бөгүче егет. Аның үзенең мастерское бар. Ул хәтта, йорт тирәсендә эшләү өчен, трактор да җыйган, тагылма агрегатларын да үзе ясаган. Йорт яны ялт иткән, биредә булдыклы ир-ат яшәгәне әллә каян күренеп тора.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев