Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Кызыл Яр поселогында туып үскән якташыбызга 100 яшь тулды

Кызыл Яр поселогында туып үскән, гомере буе диярлек шунда яшәп хезмәт куйган Мөнирә әби Гурьеваны 100 яшьлек юбилее белән котларга күрше Әлмәт районы Елховой авылына кадәр бардык.

Бүген ул монда кызы Роза, кияве Фәндәс тәрбиясендә гомер кичерә.

Әби, Аллага шөкер, күз тимәсен, бик матур хәлдә. Кунакларны да ачык йөз белән, елмаеп, сөенеп каршы алды. Гасыр яшьтәше булган Мөнирә әби әле зирәк акыллы, яхшы күрә, ишетә. Газеталарны, дога китапларын күзләк кимичә укый, диделәр.

Аны гомер бәйрәме белән котларга муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рушания Әхмәдуллина, ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Миләүшә Батыршина, Югары Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Мингали Минһаҗевлар килде. Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Котлау хатларын һәм район башлыгы Рамил Айбатов исеменнән бүләкләр тапшырдылар.

Бәлки бу урынсызрак күренсә дә, Роза ханымнан: “Әниегез татар авылында туып үскән, шунда яшәгән, нишләп рус фамилиясендә?” – дип сорадым.

-Беләсезме, безнең әни белән әтинең язмышлары бик гыйбрәтле. Әтиебез рус миләтеннән бит, Константин Гурьев иде, - диде әңгәмәдәшем. – Алар Колымада танышканнар, икесе дә сөргенгә җибәрелгән булган. Әти анда 58нче маддә буенча “халык дошманы” дип, колхоз тормышын “каралтып” сөйләгәне өчен эләгә, әни Ульяновск заводларының берсеннән, авыр эшкә чыдый алмыйча, авылга кайтып китә һәм суд эскәмиясенә утыра. Әнинең: “Бер ай җәяү кайттык, аяклар канап беткән иде,” – дип сөйләгәне истә. Алар анда 1944 елда, срокларын тутыргач, гаилә коралар, өлкән өч апа шунда  дөньяга килә. 12 ел Колымада яшәгәч,  әнинең туган ягына күчеп кайталар. Уңган, булдыклы әтине әнинең туганнары, әти-әнисе дә үз итәләр. Икесе дә гомер буе колхозда эшләделәр. Әтигә реабилитацияләү турында хәбәр килгәч, ул үксеп елаган иде.

Гурьевлар сигез бала тәрбияләп үстерәләр. Мөнирә әбинең бүген 16 оныгы, 26 оныкчыгы бар. Якташыбызның юбилеен да зурлап, барлык туганнар бергә җыелышып үткәргәннәр. Тормыш иптәше Костя абзый гына инде 20 ел элек гүр иясе булган.

Әбигә ана хәсрәте дә кичерергә язган, ике кызын, ике оныгын соңгы юлга озаткан.

-Безнең әни бик сабыр, уңган, тырыш кеше, - дип дәвам итте сүзен кызы Роза. – Яшь чакта ул безне акрын гына дәшеп уята иде. Жәлләгәндер инде. Ул бит безнең балаларны, оныкларын да карап үстерде. Чирләсәләр, балалар бакчасында урын булмаса, аларны әнигә кайтара идек. Мин аның кыенлыгын олыгайгач, үзем әби булгач кына аңладым. Авылда бит эшне тавык та чүпләп бетерә торган түгел.

Юбиляр белән дә әңгәмә кормакчы булдым.

-Мөнирә әби, хәлләрең ничек соң? – дип сорагач:

-Ходайга шөкер, минем барысы да яхшы, - дип җавап кайтарды ул.

Бу кадәр игътибардан арып та китте бугай, яше бар шул. Аны башка сораулар биреп йөдәтмәдем.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары һәм видеосы.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

12

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев