Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Әккәрәйдән Лариса Трофимова “Ана даны” медале белән бүләкләнгән

Райондашларыбызга - Лариса һәм Тимофей Трофимовларга республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда тантаналы шартларда “Ана даны” медале тапшырган.

Әккәрәй авылында туып үскән якташларыбыз 1993 нче елда гаилә коралар. Бер елдан соң аларның беренче сабыйлары Татьяна дөньяга килә. Бүген инде ул үзе ике бала әнисе.

Икенче кызларын Трофимовлар 1996 нчы елны алып кайталар. Нина да, апасы кебек үк, 9 нчы сыйныфтан соң көллияткә укырга керә, ә аннан соң югары уку йортында һөнәр үзләштерә. 2017 нче елны ул да тормышка чыга.

2000 нче елгы Олег  9 нчы сыйныфтан Яр Чаллы шәһәренә китә. Политехник көллиятне тәмамлап, армия сафларында хезмәт итә.

Андрей быел беренче сыйныфны тәмамлаган, ә инде төпчекләре Маша әлегә балалар бакчасына йөри. Трофимовлар улларына- кызларына яхшы тәрбия биргәннәр, ярдәмчел, инсафлы, миһербанлы  балалар әти-әниләреннән үрнәк алып яшиләр.

Лариса Васильевна бүген - социаль хезмәткәр, ире Тимофей Михайлович газ хезмәтендә эшли.

Якташларыбыз йорт тутырып мал да асрыйлар икән. Өч сыердан һәм 9 баш бозаулардан тыш, 70 баштан күбрәк төрле кош-кортлары да бар.

- Трофимовлар бик уңган, ачык йөзле, аралашучан кешеләр. Аларның йорт тирәләре дә гел ялт итеп тора, - диделәр Ивашкино авыл җирлеге Советында. – Алар безнең авылларда  яшәүче үрнәк гаиләләрнең берсе.

Аншлаг Аккиреева фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев