Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Әккәрәй егете яшьләрне армиягә барырга өнди

Үткән көздә армиягә алынган егетләр, бер еллык хезмәт срогын үтәп, берәм-берәм туган якларына кайта. Яңа ел бәйрәме алдыннан Әккәрәй урамында да хәрби киемле, төз буйлы егетле күрергә мөмкин иде. Игорь һәм Галина Крайновларның уллары Максим армиядән кайтты.

Максим Крайнов Сергиев Посад шәһәрендә төбәүче-наводчик булып, мобиль ротада хезмәт итә. Алар идарәсе атом-техник сәясәтне һәм РФ Кораллы көчләренең атом-төш тәэмин ителешен тормышка ашыра. Якташыбыз  Можайск шәһәрендәге хәрби частьтә ай ярым өйрәнүләр узгач, шунда хезмәткә билгеләнә. Ул анда бик күп дуслар таба.

-Якташлар күп иде, Әлмәт, Сарман районнары егетләре белән хезмәт иттек, нык дуслаштык аерылышырга да авыр булды, - ди Максим. - Һәр ир-егет армиядә булырга тиеш дип саныйм һәм хәрби хезмәткә барырга киңәш итәм. Физик яктан көчле, чыдам, сабыр холыклы, үз-үзен кулда тота белгән кешегә бу сынау җиңел бирелә. Минем дөньяга, тормышка карашым, әти-әнигә, якыннарыма мөнәсәбәтем дә үзгәрде, аларга хөрмәтем артты.

Максим Игоревич, хәрби әзерлеге буенча аерылып торганы, тәртибе, тырыш һәм мактаулы хезмәте өчен, Грамота белән дә бүләкләнгән.

-Мин армиягә үз теләгем белән, укуымнан академик ял алып киттем, - ди якташыбыз. - Дус егетем дә хезмәткә киткәч бу теләгем тагын да артты.

Максим Кама техник-икътисади колледжында укуын дәвам итәргә уйлый.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев