Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Керкәледә яшәүче бакчачы сарымсак үстерү серләре турында сөйләде

Керкәледә яшәүче Миләүшә Ханнанова көздән 10 чиләктән күбрәк сарымсак чәчеп калдырган.

- Узган елны сарымсак уңышы бик яхшы булды. Шулай ук күп чәчкән идем, үземә дип калдырганын да өйгә килеп алып киттеләр, - ди хуҗабикә.

Керкәле авылында яшәүчеләр элек, нигездә, суган үстерү белән актив шөгыльләнәләр иде. Соңгы елларда әлеге яшелчәгә “ихтирам” бетте, аны җыймыйлар да, бәясе дә түбән. Шуңа да бакчаларны буш тотарга өйрәнмәгән авыл халкы акча эшләүнең башка юлларын карый. Кайберәүләр сатуга орлык суганын үстерсә, Миләүшә һәм Рәис Ханнановлар сарымсак үстерүне отышлы дип тапканнар.

- Сарымсакның бик отышлы ягы бар - аны төп бакча эшләре төгәлләнгәч, сентябрь азагында – октябрь башында, салкын көннәр башланганчы, җир туңдырганчы утыртабыз. Сарымсак үстерү катлаулы түгел, ләкин үз нечкәлекләре бар. Утырту өчен мин үзем үстергән 4-5 тырнаклы сарымсакларны сайлап алам. “Теш”ләре алтыдан күп булса, уңыш вак булырга мөмкин. Сарымсак күләгәле, юеш җирдә начар үсә. Шуңа да сарымсак түтәлләре өчен кояшлы урын сайлыйбыз. Сарымсакны бер утыртып куйсаң, эше дә әллә ни күп түгел, чүбен утыйсың да, туфрагын йомшартасың, үзе үсә ул, - ди Миләүшә сарымсакның отышлы якларын санап.

Ханнановлар дүрт бала үстерәләр. Алар инде кул арасына кергән, әти-әниләренә барлык эшләрдә дә булышалар.

Сарымсакны, нигездә, август башында җыеп алалар икән. Казып – йолкып алынган сарымсакларны түтәлләрдә киптерәләр, тамырларын һәм сабакларын кисеп, бәйләп куялар.

Оста бакчачыдан сарымсакны саклау ысуллары белән дә кызыксындым.

- Аны кем ничек саклый инде. Кайберәүләр суган кебек толымлап үреп, салкынча урынга элә. Коры ком эченә салып, базга куючылар да бар. Мин сарымсакның бер өлешен коры чиләккә салып, базга куям. Шулай ук иттарткыч аша чыгырап, вак кына савытларга тутырам да, туңдыргычкакуям. Кирәк булган саен алып кулланабыз, бик уңай, - ди әңгәмәдәшем.

Фото: автор.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев