Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Кармыш кызы халыкара олимпиадада танылган

10 класс укучысы Лилия Гатина татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиадада үз яшьтәшләре арасында икенче урын яулаган.

-Узган елны да бу чарада катнашып, лауреат булган идем, -ди Лилия.-Быел ул бераз башкачарак үтте берничә көн дәвам итте. Беренче көнне белемнәрне тикшерделәр. Икенче көнне иҗат туры булды, анда туган як белән таныштырырга, үз сәләтеңне күрсәтергә кирәк иде. Фән бәйгесендә катнашучылар өчен төрле кызыклы чаралар оештырдылар, экскурсияләр үткәрделәр. Чит илләрдән дә катнашучылар күп иде. Алар белән таныштык, аралаштык. Татарстаннан еракта яшәсәләр дә, татар телендә матур итеп сөйләшәләр. Форсаттан файдаланып, миңа ярдәм итеп торган укытучыларыма, аеруча татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фирүзә Юнысовага, зур рәхмәтемне җиткерәм.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Казанның Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында булган. Лилия башкаладан Диплом һәм кыйммәтле бүләк иясе булып кайткан. Якташыбыз башка фәннәрдән дә гел бишлегә генә укый. Мәктәп тормышында актив катнаша, район чараларында да чыгыш ясый. Быел “Йолдызлык” фестиваленда да танылды, зона турында “Конферанс” номинациясендә призлы урынга лаек булды.

 Әлеге бәйгедә 14 яшьтән алып 25 яшькәчә булган 300дән күбрәк укучы һәм студент катнашкан. Араларында Австралия, Төркия, Казахстан, Япония, Үзбәкстан, Бельгия, Франция, Канада, Кытайдан килгән яшьләр дә булган. Безнең районнан олимпиадада биш укучы үз көчләрен сынап караган.

Фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кармыш