Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Кара Чишмә авылында яшәүче Минхая Гаязова Россия гражданлыгы алды

82 яшьлек Минхая апа Гаязова Федераль миграция хезмәтенең территориаль пунктында яңа паспорт алгач, елап ук җибәрде. Шатлыгыннан елады. Аны аңлап була, ул яңа документ кына түгел, Россия гражданлыгы алды.

Минхая апа Кара Чишмә авылында туып үсә. 1957нче елны авылдашы Наилгә тормышка чыга. Яшь гаилә бәхет эзләп Иркутск шәһәренә китеп бара, ләкин анда озак тормыйлар, тагын да ераграк - Якутиягә юл тоталар. Биредә аларның беренче балалары дөньяга килә. 1961нче елны Гаязовлар туган авылларына кайталар . Монда ике кызлары туа. Төпләнеп яшәргә дә кебек, ләкин тынгысыз гаилә башлыгы алай уйламый, гаиләсен әүвәл Чиләбе өлкәсенә, аннан 1970нче елны Казахстанга алып китә. Якташларыбыз Чимкент шәһәрендә төпләнәләр, шунда балалары үсеп, тормыш коралар, шунда Наил абыйны да җирлиләр. Чит җирләрдә күп йөрсә дә, ул туган ягын гел сагынып яши.

2014нче елны, әтисенең васыятен үтәп, Чимкентта яшәүче кызы Фәйрүзә Кара Чишмәдә, әтисенең туган нигезендә заманча, барлык уңайлыклары булган яңа йорт салып куя. Бер елдан соң, 45 ел Казахстанда яшәгән Минхая апа туган авылына күчеп кайта.

-Бөтен туганнарыбыз монда. Балаларым гаиләләре белән, берсе Мәскәүдә, икенчесе Тверьдә яшиләр, кызым Фәйрүзә генә Чимкентта калды. Кайткан көнемнән бирле бер минутка да ялгыз калдырганнары юк. Киләләр, хәлемне беләләр, эшләремдә булышалар, кирәк урынга алып баралар. Чит илдә озак яшәсәк тә, туган як сагындыра, - ди Минхая апа. - Әти-әниемнең каберләре дә авыл зиратында бит.

Минхая апа гражданлык алуына сөенүен яшермәде.

-Әлегә кадәр “иностранка” идем бит, -ди ул.-Хәзер инде Россия гражданы хокукларыннан да файдалана алачакмын. Миграция хезмәте хезмәткәрләренә рәхмәт, миңа бу эштә алар нык ярдәм иттеләр.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев