Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Исән калу шатлыгы

    Сугыш мәхшәреннән исән чыгып, Җиңү вакыйгасын күргән, аның шатлыгын тойган фронтовик райондашларыбызны хәзер бармак белән санарлык. Бөек Ватан сугышы елларында 17-20 яшьлек егетләр булып, үлем янәшәсендә йөргән, бүген туксанга баручы ветераннарыбызның кайберләре сугыш ахырындагы хатирәләре белән уртаклаша. Фазыйл Мәссаров, зенитчы-артиллерист, "Дан" ордены кавалеры, "Батырлык өчен", "Сугышчан хезмәтләре өчен", "Будапештны алган...

    Сугыш мәхшәреннән исән чыгып, Җиңү вакыйгасын күргән, аның шатлыгын тойган фронтовик райондашларыбызны хәзер бармак белән санарлык. Бөек Ватан сугышы елларында 17-20 яшьлек егетләр булып, үлем янәшәсендә йөргән, бүген туксанга баручы ветераннарыбызның кайберләре сугыш ахырындагы хатирәләре белән уртаклаша.


    Фазыйл Мәссаров, зенитчы-артиллерист, "Дан" ордены кавалеры, "Батырлык өчен", "Сугышчан хезмәтләре өчен", "Будапештны алган өчен", "Германияне җиңгән өчен" сугышчан медальләр иясе (Кара Чишмә авылы):

    - 6,7нче майларда Австрия чигендә, Германиягә керергә тора идек. Безнең гаскәрләр ике көн көчле артподготовка ясады. Ә 8нче май көнне "сугыш бетте", дип әйттеләр. Бу хәбәргә ничек шатланганны белсәгез! Янәшәдә күпме снаряд бар иде - бөтенесен күккә атып бетердек. Пушканың көпшәсе үк кызып чыкты, башканы алыштырып куйдык. Аннан табын көйләп бәйрәм иттек. Ашарга бар: өстәлгә америка колбасалары, тушенкалар куйдык. Яшь чак бит - әзрәк "җибәреп"тә "җылындык", исән калдык дип сөендек.

    Авылдан сугышка 1924нче елгы "гадуклар" 18 кеше киткән идек, шуларның яртысы - яшь егетләр үлеп калды. Бер вакыйга бик истә. Кайдадыр апрель айларында бугай, Венгриядә чолганышта калдык. Шунда бер пушка өстенә снаряд төшеп шартлады: 7 кешелек расчет - артиллеристлар күз алдында һәлак булды. Ә бит сугыш ахырга таба бар иде.

    Роман Королев, "Дан" ордены кавалеры, "Варшаваны азат иткән өчен", "Германияне җингән өчен" медальләре иясе (Казанка авылы):

    - Сугышка 1943нче елда 17 яшьтә алдылар. Пехотада хезмәт иттем. Рядовой идем.

    1945нче елның 17нче январендә Варшаваны азат итү бәрелешләрендә катнашырга туры килде. Ә апрель аенда Одер елгасын кичтек. Нечкә боз өстеннән шуышып чыктык дисәң дә була. Шунда яраландым. "Дан" ордены белән бүләкләнделәр.

    Медсанбатта озак ятмадым. Берлинга һөҗүм башладык. 2нче май көнне шәһәр капитуляция ясады. Монда безнең взводка электр лампалары заводын саклауны йөкләделәр. Трептов дигән паркта немец солдатлары казармаларында яшәдек.

    Ә Җиңү хакында радиодан җиткерделәр. Искиткеч тансык, көтелгән хәбәр иде ул.

    Хәниф Сөләйманов, "Германияне җиңгән өчен" медале белән бүләкләнгән (Яшәүче авылы):

    - Мин укчы гаскәрләрдә хезмәт иттем, икенче төрле "танк десанты" дисәң дә була. Безне, яшьрәк солдатларны, автоматлар белән танк өстенә утыртып, дошманга каршы җибәрәләр иде. Сугыш ахырында Балтыйк буеннан Румыниягә күчерделәр. Бу вакытта совет гаскәрләре гел һөҗүмдә иде, немецлар оборона гына тотты.

    Җиңү хәбәрен, ялгышмасам, 9нчы май көнне, иртәнге биштә уятып әйттеләр. Шатландык инде. Кич белән табын көйләп бәйрәм иттек.

    Сугыш беткәч тә, биш ел Германиядә хезмәт иттем. Акча да түләп тордылар. Отпускага - аккордеон, бөтенләй кайтканда велосипед сатып алып кайттым.

    Габделхак Җиһаншин, "Дан" ордены кавалеры, "Батырлык өчен", "Германияне җиңгән өчен" медальләре иясе (Югары Чегодай авылы):

    - Сугыш тәмамланганда мин Балтыйк буе фронтында, Латвиядә пулемет расчеты командиры булып хезмәт итә идем. 8нче май көнне безне "секретная точка"га урнаштырдылар. Немецлар белән ике арада сазлык, араларыбыз 400-500 метр чамасы. Язгы як булгач аяк асты пычрак, гәүдә юеш балчыкта иде.

    Иртән безнең самолетлар дошман ягына очып үттеләр. Әмма аларга нишләптер атучы булмады - без моңа гаҗәпләндек.

    Шуннан бераз вакыттан соң яныбызга полк командиры ярдәмчесе килеп, сугыш бетүен хәбәр итте, кулларыбызны кысып чыкты. Землянкаларга кире кайтып, җиңүне бәйрәм итеп алдык...

    9нчы Май - минем өчен зур бәйрәм. Кызганыч, сугышта һәлак булган күпме иптәшләрем, авылдашларым шушы көннәрне күрә алмады. Туган абыем да Ленинград фронты кырларында ятып калды.

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: