Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Геройны онытмыйбыз

Район җитәкчесе Нурхамәт Хәмидуллин якташыбыз, Социалистик Хезмәт Герое Гөлсем Мифтахетдин кызы Минһаҗева (Шәмгунова) җирләнгән Бөгелмә зиратында булды. Гөлсем апа Якты Тауда туып үскән. Районыбызның Тукай исемендәге колхозында сыер савучы булып эшләгән чагында аңа Герой исеме бирелә. Якташыбыз соңгы елларда Бөгелмә районында яшәде. Быел 77 яшендә вафат булды. Гөлсем Минһаҗева анда...

Район җитәкчесе Нурхамәт Хәмидуллин якташыбыз, Социалистик Хезмәт Герое Гөлсем Мифтахетдин кызы Минһаҗева (Шәмгунова) җирләнгән Бөгелмә зиратында булды.


Гөлсем апа Якты Тауда туып үскән. Районыбызның Тукай исемендәге колхозында сыер савучы булып эшләгән чагында аңа Герой исеме бирелә.

Якташыбыз соңгы елларда Бөгелмә районында яшәде. Быел 77 яшендә вафат булды. Гөлсем Минһаҗева анда ук җирләнгән дә.

Узган атнада районыбыз башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин Гөлсем апаның каберенә таш кую чарасында катнашты. Гранит ташны районда ясатып алып барганнар. Мәрхүмәнең балалары, әниләрен онытмаганнары өчен, район җитәкчесенә, чирмешәнлеләргә рәхмәтләрен ирештергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined хәтер