Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Эштә уңган чирмешәнлеләрне Яңа ел алдыннан бүләкләр белән сөендерделәр

Хезмәткә-хөрмәт

Күпьеллык намуслы хезмәте һәм район мәдәниятен үстерүгә лаеклы өлеш керткәне өчен, «Мемориаль үзәк» учреждениесе директоры Валентина Витальевна Захарова район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Намуслы хезмәте һәм район мәдәниятен үстерүгә лаеклы өлеш керткәне  өчен, “Район мәдәният йорты” учреждениесе автоклубы мөдире Әлфия Мөсәгыйть кызы Закировага районы башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Намуслы хезмәте һәм районның социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш керткәне өчен, «Мәгариф бүлеге» баш бухгалтеры Елена Анатольевна Тудиярова район башлыгы Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Чирмешән районында мордва милли мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм традицияләрен саклау һәм үстерү эшенә зур шәхси өлеш кертүләре өчен, Чирмешән районында «Татарстан Республикасы мордваларының милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасының җирле бүлекчәсе активистлары: Семён Архипович Ларионов исемендәге 2 нче Чирмешән урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Татьяна Владимировна Гришанина, «Орион» яшьләр үзәге» учреждениесе директоры Ирина Александровна Суворова район башлыгының Рәхмәт хатына ия булдылар.

Районда «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы өлкәсендә югары күрсәткечләре һәм казанышлары өчен, муниципаль район ГТО тесты үткәрү үзәге җитәкчесе Ольга Николаевна Галеевага, спорт бүлеге җитәкчесе вазифаларын башкаручы Ләйсән Зөфәр кызы Глүмовага муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасарының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев