Чирмешәннең мәдәният хезмәткәрләре грант отты
Безнең якташлар

Чирмешәннең мәдәният хезмәткәрләре грант отты

Нәтиҗәле хезмәтләре өчен районыбызның ике мәдәният хезмәткәре Татарстан хөкүмәтенең 50 мең сумлык грантларына ия булдылар.

Иске Элмәле мәдәният йорты директоры Вера Захарова һәм үзәк китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Маргарита Игнатьева “Терәк һәм авторитет” номинациясендә бүләкләнгәннәр.

Аларга сертификатлар Казанда, республика Мәдәният министрлыгы коллегиясендә тантаналы шартларда тапшырылган.

Гөлгенә Харисова фотосы.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев