Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән районы җитәкчесе хезмәт ветераннарын “Безнең Чирмешән” газетасына яздырган

Район башлыгы Рамил Айбатов Чирмешәндә яшәүче ялгыз ветераннарны: Наҗия Галимованы һәм Елена Козлованы «Безнең Чирмешән» - “Наш Черемшан” газетасына яздырды.

Лашман авылында туып-үскән Наҗия апа Бөек Ватан сугышы елларында урман кискән, сыер җигеп җир сукалаган, дистәләрчә километр ераклыктан орлык ташыган, кыскасы, ул тормышның шактый михнәтләрен кичергән шәхес. 1951 елда алар Әмир авылы егете, сугыш ветераны Фәйзерахман Галимов белән гаилә корып өч бала үстерәләр. Хәзер Наҗия апа ветеранның тол хатыны буларак район үзәгендә бирелгән уңайлы фатирында гомер итә.

96 яшьлек якташыбыз бүген урын өстендә булса да, яңалыклар белән кызыксынып тора. Киләсе елда да ул, район башлыгына рәхмәт, район газетасын укып, район хәбәрләре белән таныша алачак.

Сотников хуторында туган Елена Семеновнаның бала чагын, башка яшьтәшләренеке кебек, сугыш “урлый”. Бөек Ватан сугышы башланганда әле 9 яше яңа гына тулган кызга, гәүдәсе иптәшләреннән зур булгач, олылар белән тигез эшләргә туры килгән. Урагын да ура, ашлык та суга, үгез җигеп тә эшли. Сугыштан соң да авыр хезмәттә бил бөгә якташыбыз, кул белән 16 баш сыер сауган. Чирмешәнгә күчеп килгәч китапханәдә җыештыручы була, котельныйда оператор хезмәтен дә башкара, соңгы эш урыны - икмәк заводы котельные, шуннан пенсиягә китә.

91 яшьлек Елена Семеновна “Наш Черемшан” газетасының һәр санын көтеп ала, аяклары авыррак хәрәкәтләнсә һәм колагы начаррак ишетсә дә, ул әле бүген дә күзлексез укый, район хәбәрләре белән танышып бара.

Район башлыгы урынбасары Надежда Гомәрова район үзәгендә гомер итүче Людмила Зоринага бүләк ясаган. Аның ире махсус хәрби зонасында һәлак булды. 2024 нче елның беренче яртысында алдыру өчен, Надежда Габдерәшит кызы аның исеменә “Наш Черемшан” газетасына квитанция тутырган.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов та “Подписка бүләк ит!” акциясеннән читтә калмады. Район үзәгендә яшәүче тыл хезмәтчәнне Клавдия Борисова һәм үзенчәлекле бала тәрбияләүче Татьяна Уразаева киләсе елда өйләренә киләчәк район газетасын укыячаклар. Аларга Илнур Минсәгыйт улы шундый бүләк ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев