Чирмешәннән Тимур Митрюхинның - бар да "бишле"
2 нче Чирмешән мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Тимур Митрюхинның җаваплы уку елы булса да, мәктәп тормышында актив катнаша. Ул “5”легә укый, мәктәптә узучы чараларны оештырырга, аларда катнашырга да вакыт таба.
Тимур үз алдына максат куеп, бик тырышып, математика һәм җәмгыять белеменнән бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнә. Киләчәктә банк хезмәткәре булырга тели.
-Мин репетиторларга йөрмим, укытучыларыбыз барын да җентекләп өйрәтәләр, - ди Тимур.
фото: автор
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев