Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәнлеләргә Президенттан - Рәхмәт сүзе

Хезмәтләрен хөрмәтләп.

Республиканың урман хуҗалыгы тармагында күпъеллык нәтиҗәле хезмәте өчен, “Чирмешән урманчылыгы” дәүләт казна учреждениесе баш бухгалтеры Гүзәл Габбас кызы Сафиуллина Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт сүзенә лаек булган.

Республиканың урман хуҗалыгы үсешенә керткән өлеше һәм күпъеллык нәтиҗәле хезмәте өчен, Светлогорск урманчылыгы лесничие Владимир Витальевич Кудряшовка “Татарстан Республикасының атказанган урманчысы” исеме бирелгән.

Күпъеллык нәтиҗәле хезмәте һәм халыкка социаль хезмәт күрсәтү системасын камилләштерүгә өлеш кертүе өчен районның социаль яклау бүлеге башлыгы Рушания Солтан кызы Әхмәдуллина Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт сүзе белән бүләкләнде.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев