Чирмешән яшьләре тарихта “казына”
Безнең якташлар

Чирмешән яшьләре тарихта “казына”

"Яшьләр ял итү үзәге"ндә мәктәп укучылары ил, республика, район тарихына кагылышлы сорауларга җавап эзләделәр. Әлеге интеллектуаль бәйгене "Кадровый резерв" республика проектында катнашучы Ленар Камалов оештырган. "Яшьләрне патриотик тәрбияләү" дип аталучы интерактив белем бирү чарасында район үзәгенең 1нче һәм 2 нче мәктәпләре, кадетлар мәктәп-интернаты укучылары көч сынашты. Киеренке ярышта 2 нче...

"Яшьләр ял итү үзәге"ндә мәктәп укучылары ил, республика, район тарихына кагылышлы сорауларга җавап эзләделәр. Әлеге интеллектуаль бәйгене "Кадровый резерв" республика проектында катнашучы Ленар Камалов оештырган.


"Яшьләрне патриотик тәрбияләү" дип аталучы интерактив белем бирү чарасында район үзәгенең 1нче һәм 2 нче мәктәпләре, кадетлар мәктәп-интернаты укучылары көч сынашты. Киеренке ярышта 2 нче мәктәп укучылары җиңде. Уенда истәлек бүләкләре алган командалар ахырдан бергәләп Россия гимнын башкардылар.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


undefined Ленар Камалов кадровый резерв

Нет комментариев