Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән районының танылган миччесенә 90 яшь тулган

Бүген инде Александр Наумов кебек осталар Чирмешәндә юктыр да.

 Әккәрәй авылында яшәүче һәм шушы көннәрдә генә 90 яшьлек юбилеен билгеләп узган Александр Федорович үз вакытында районда танылган мич чыгаручы булган. Һәм әле бүген дә районыбызның кайбер авылларында ул чыгарган мичләр хуҗаларына тугры “хезмәт итә”.

Оста мич салучы төзүчеләр бригадасы бригадиры булып та эшләгән һәм нәкъ алар Әккәрәй мәктәбе бинасын төзегәннәр.

90 яшьлек якташыбыз хәзер дә эшсез утырырга яратмый, үзенә шөгыль табып тора, ә җәй көннәрендә велосипедта йөрергә ярата.

Тормыш иптәше Варвара Ильинична белән алар 53 ел бергә гомер иткәннәр, җиде бала үстергәннәр, бүген 6 онык һәм дүрт оныкчыкның яраткан әбисе белән бабасы булып торалар.

Ландыш Зыякова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кука мой. Родной брат моей мамы Елены Федоровны. Здоровья вам дорогие .