Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән районының Лашман авылында яшәүче ветеран инде өченче тапкыр акциядә катнашты

Лашманда яшәүче Сәгыйдә Садыйковага “Татмедиа“ җәмгыяте исеменнән бүләк тапшырдык.

Якташыбыз “Матбугатка язылган өчен – телевизор“ акциясендә катнашып кызыксындыру бүләге алды.

-Әлеге акциядә инде өченче тапкыр бәхетемне сынап карадым, - ди ул. - Аның турында район газетасында укып белдем. Газетасыз – журналсыз торырга күнекмәгәнмен. “Безнең Чирмешән“гә, “Сөембикә“гә ел да заказ бирәм. Балалар җурналлары да алдырам, алары оныклар белән уку өчен кирәк.

Сәгыйдә Шакир кызы район газетасын аеруча яратып укый икән. Районда таныш-белешләре күп, ул бит 42 ел сәүдә системасында, кибеттә эшләгән. Аның үзен дә яхшы беләләр.

2018 нче елның икенче яртысына “Татмедиа“ басмасына язылучылар арасында быелгы төп бүләкне - төсле телевизорны Яшел Үзәк кешесе откан.

-Озак еллар Чирмешәндә тордым, соңгы 6 ел туган авылында яшим, - ди Сәгыйдә Садыйкова. - Халык, күршеләр әйбәт, бер кызым монда тормышта, Чирмешәндәге улым гаиләсе белән дә еш аралашабыз. Әйткәнемчә, район хәбәрләрен район газетасы аша белеп торам, бездә почта яхшы эшли. Ходай язса, “Татмедиа“ басмаларына тагын язылырмын, бәлки әле телевизор да отып куярмын. Быелгы бүләгегез өчен дә бик зур рәхмәт.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X