Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән районының элеккеге комбайнчысы Мәскәүне "Волга"да утырып карап йөргән

Ул илебезнең элеккеге җитәкчесе Леонид Брежнев белән бер залда утырган, шунда аның чыгышын тыңлаган кеше. Моннан 44 ел элек Мәскәүдә күргәннәрен әле дә яхшы хәтерли районның уңган комбайнчысы.

Анатолий-Камил Фәсыйхов 1976 елда КПССның егерме бишенче съездында делегат булып катнаша. Әлеге зур форумда 4998 делегат була.

-Безне Казанда, аерым кибеткә алып барып, баштанаяк өр-яңага киендерделәр. Ил башкаласына поездда бардык. Билетлар алдан алынган, чемоданнарны күтәреп тә йөрттермәделәр. Хөрмәт зур иде, - ди бүген дә Туймәттә яшәүче 82 яшьлек ветеран. -Анда 10 көн тордык. Съезд эшендә катнаштык, Кызыл мәйданны карадык, ВДНХда, Мавзолейда, Бородино кырында да булдык, “Волга”га, затлы автобусларга утыртып, тагын әллә кайларга алып бардылар.

Нәкъ съезд барган көннәрдә Кызыл мәйданда Яр Чаллыдан өр-яңа 25 КамАЗ китереп бастыралар. Бу автомашиналарның берничә көн элек кенә төп җыю конвеерыннан төшкән тәүге данәләрен күрсәтәләр, аларны серияләп җитештерә башламаганнар әле.

Камил абыйга съездга барачагы хакында әйтәләр әйтүен, әмма аның паспорты юк икән, белешмә – төп документы. Район комитетының беренче секретаре бу хакта үзе кайгырта – тиз арада паспорт ясатырга куша. Шулай итеп съездга бару аны паспортлы да итеп куя.

Ул чакта 38 яшьлек Камил абый съезд кадәр съездга болай гына бармаган, билгеле. Аны, район комбайнчылары ярышында бер елны – беренче, икенче тапкыр икенче булганы өчен, ике мәртәбә “ИЖ-Юпитер” мотоциклы белән бүләкләгәннәр. Моңа хәтле әле ул “Запорожец”та йөри. Аны 1982 нче елда районнан бирәләр. Чиратка язылган була, “Москвич”  көтеп тормый.

-Башта үзем, аннары улым Шамил белән инде тугыз җиңел машина туздырдык, - ди Фәсыйхов.

Камил Фәсыйхов эшләгән комбайннар да әллә ничәү. Башта тагылма комбайн белән Казахстанда игеннәр суктырган. 1959 елда исә аңа Туймәттә үк шундый техника ышандыралар. Соңрак СК-4, СК-5, “Колос” комбайннарын йөртә.

-Шундый комбайннарда сменага 450-500 центнер бөртек суктыру гадәти хәл иде, - ди якташыбыз. -Бер елны “Колос”та 1113 центнер күрсәткеченә ирешкәч, мине тәҗрибә уртаклашырга район буенча йөрттеләр. Элек комбайнчы бик хөрмәтле булды, без ярыша-ярыша эшләдек. Бөртеклеләр күп чәчелде. Комбайннарны үзебез сыйфатлы итеп ремонтладык, тиешле урыннарын гел майлап тордык. Механизаторларга яхшы хак түләнде, бөртекне дә күп бирделәр, - ди Мактау билгесе, Октябрь революциясе орденнары, “Фидакарь хезмәт өчен” медале, ВДНХның көмеш медале белән бүләкләнгән Камил-Анатолий Фәсыйхов. -Гаиләбез белән эшләдек. Малайлар, кызлар, хәтта хатыным Мөсәвәрә дә, миндә әллә ничәшәр ел ярдәмче иделәр. Сыерсыз, сарыксыз тормадык, әле дә бер сыер, сугымга эре мал, бозаулар тотабыз.

Кем белән генә сөйләшмә, бу гаиләне үрнәк итеп әйттеләр, Камил абый сабыр, тәрбияле, уңган кеше, диделәр.

Камил абыйдан, аңа авылда ник шулай дип эндәшәләр, татар кешесенең нишләп Анатолий исемендә йөрүен белмәкче булдым.

-Мин бит Донбасста, Донецк өлкәсендә туганмын. Анда әти рус кешеләре белән дус була, мин тугач, алар исемемне Анатолий дип теркәткәннәр. Аннары документта аны үзгәртмәдем инде, - ди Камил Хабибрахман улы. -Әти генә сугыштан кайтмады, бер энем яшьли суга батып үлде, мин әнинең бердәнбер баласы булып үстем. Бүген улыбыз Шамил, киленебез Сания белән торабыз. Тормыштан зарланмыйбыз, бар да җитеш, бар да яхшы.

 

-Хәзер безне балалар карый инде, рәхмәт, - дип сүзгә кушылды Мөсәвәрә апа.

Фәсыйховларның кирпеч зур йортлары Туймәттәге бу, Яңа урамда иң беренче. Чирәм җиргә 1982 елда күченгәннәр. Хәзер инде биредә йортлар байтак күренә.

Сирәк булса да, съезд делегаты Анатолий-Камил Фәсыйхов элеккеге фоторәсемнәрне караштыргалый. Мәскәүдән махсус җибәрелгән зур фотоальбомда калган дистәләп фоторәсем аны яшьлек елларына алып кайта.

Кызганыч, колхозлар бетү, яшьләрнең әллә кайларга китеп эш эзләве ветеранны да нык борчый. Җайлансын иде авылдагы хәлләр, ди ул.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев