Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешән районындагы иң өлкән кешегә быел 100 яшь тулачак

    Районда пенсия яшендәге 4841 кеше гомер итә, шуларның алтысы Бөек Ватан сугышы ветераны, сугыш ветераннарының тол калган хатыннары – 55, тыл хезмәтчәннәре – 156 кеше.

    Районның иң өлкән кешесе Кара Чишмә авылында яши - Мәдхия  Сәлаховага 2 декабрьдә 100 яшь тулачак. 97 яшьлекләр – икәү.  Быел 8 кешегә 95 яшь тулган, аларның өчесе Бөек Ватан сугышы ветераны. 40 райондашыбыз 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үткән.

    Реклама

    РФ пенсия фондының райондагы клиент хезмәтеннән алынган мәгълүматлар буенча районда пенсионерларның гомуми саны 6000 тирәсе.

    фото: архив

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: