Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән районында ветеран шофер атлар асраудан ләззәт таба

Үткән атнада яуган тансык яңгырга сөенмәгән кеше калмагандыр. Ә менә Югары Чегодайда яшәүче Мусиннарга ул зыян гына китергән – буаз бияләрен яшен сугып үтергән.

-Аерым бер матур иде, күз тигәндер. Нәселле ул атны 85 мең сумга Яңа Чишмәдән сатып алган идек, - ди Шамил абый Мусин. –Нишләтәсең, Ходай шулай язгандыр. Калган 28 атыбыз исән булсын.

Әйе, алар бу хәлгә күнегеп киләләр. Әнә бер елны җигеп йөри торган ике атлары югала, аларны таба да алмаганнар.

50 ел чамасы машина йөрткән Шамил Минзакир улы элек тә атлар асрый, алар бишәр башка да җиткәннәр, төрле эшләргә җигеп тә йөргәннәр. Ә бүгенге атларын йөк ташытып, Сабантуйларда чаптырып җәфаламыйлар. Бүген бу атлар, тайлар Югары Чегодайның Сөякле елга буенда иркенлектә, витаминлы үләннәр белән тукланалар. Эчәргә су, ышыкланырга биек агачлар бар. Ерак китмиләр, электркөтүче ышанычлы саклый.

-Атларыбызны көз җиткәч кенә авыл янындагы фермага кайтарабыз. Азыкны күп әзерләдек, 300 тирәсе төргәк печән җыйдык. Берьеллык солы участогында да байтак уңыш үсте. Әле 20 тонна чамасы солы бөртеге дә сатып алырбыз. Узган ел шулай иткән идек, - ди Шамил Мусин.

 

-Атларга чөгендер дә үстерәбез, өч бакчабыз бар, - дип сүзгә кушылды аның 45 ел иңгә-иң куеп яшәгән хатыны Гөлсирә апа. -Рәхмәт, эшебездә улларыбыз, киленнәребез, оныклар да бик булышалар.

Шамил абый 120 мең сум бәяле урта авырлык токымлы зур айгырларын да күрсәтте. Аны фермада асрыйлар икән. Җәен мондагы азыкны, техниканы саклау өчен Амур “җаваплы”. Тыңлаучан бу этләрен хуҗалары үзләренә нинди аш пешерәләр, шуның белән сыйлыйлар.

-Иң олы атыбыз 6 яшьлек, -ди Шамил Минзакир улы. –Авыр йөк ташымаса, чирләмәсә, бу төр хайван 15-20 ел яши. Билгеле, без тайларны, картайтмыйча, көрәюгә суябыз, итләрен сатабыз. Заказлар бетеп тормый.

 

-Ат караудан рәхәтлек тоям, иртәнге биштә фермага киләм, - ди ветеран. –Гомумән, яшьтән үк атлар яратам. Без яшь чакта авылда “Орлик” исемле зур, тиз чаба торган ат бар иде. “Пожарка”ныкы. Әле аны, бизәп, туйларга, бәйрәмнәргә кошевкага җиккәннәре истә. Үзебезгә дә, Гөлсирә апаңны алып кайткач, Түбән Чегодайдан туй кунакларын ике җигүле атта алып килдек.

Ат белән, билгеле, артык ерак китеп булмый, ә машина белән Шамил Мусин әллә кайлардан йөк ташыган. Бер елны ГАЗикта, 50 еллар элек, Омскига кадәр барып, колхозга, районга рапс орлыгы алып кайтканнар.

...Ферма дигәннән, аны Мусиннарның олы уллары Фәнис тәкъдиме белән алалар.

-Киңәштек тә, Югары Чегодайда колхозның ташландык ферма биналарын үзебезгә рәсмиләштерергә булдык. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә бер дә каршы килмәделәр, барыбер буш торалар, рәхәтләнеп файдаланыгыз, диделәр, - ди Шамил абзый.

Аннары, үз көчләре белән, бер корпусны ремонтлыйлар, су скважинасын да казыталар, әле менә янәшәдәге тагын бер, колхоздан кайчылары бастырылган килеш калган бер бинаны рәтләп, анда сарыклар үстермәкчеләр. Яннарындагы абзарда 40 баш сарыкка кысанрак шул.

70 яшьлек Югары Чегодай ветераны менә шулай, планнар кора-кора, эштән тәм табып яши. Атлар ярата элеккеге машина йөртүче.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X