Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән лицее укытучысы Гакилә Нуретдинова “Подписка өчен iPAD“ акциясендә җиңүчеләрнең берсе.

"Татмедиа" акционерлык җәмгыяте 2014 елның икенче яртысына матбугатка язылу кампаниясе чорында оештырган бу чарада әлеге җәмгыять басмаларын укучылардан 120 кеше катнашкан. Алар газета-журналларга башкалардан күпкә иртә һәм күбрәк басмага язылып куйганнар. -Без ел да 7-8 төрле газета-журнал алдырабыз, - ди Гакилә Габдерәхим кызы. - Алардан башкалар тәҗрибәсен өйрәнәбез, тормыш сулышын...

"Татмедиа" акционерлык җәмгыяте 2014 елның икенче яртысына матбугатка язылу кампаниясе чорында оештырган бу чарада әлеге җәмгыять басмаларын укучылардан 120 кеше катнашкан. Алар газета-журналларга башкалардан күпкә иртә һәм күбрәк басмага язылып куйганнар.


-Без ел да 7-8 төрле газета-журнал алдырабыз, - ди Гакилә Габдерәхим кызы. - Алардан башкалар тәҗрибәсен өйрәнәбез, тормыш сулышын тоябыз. Мин "Безнең Чирмешән"нән район һәм туган авылым Әмир хәбәрләрен кызыксынып, көтеп алып укыйм. "Мәгариф", "Гаилә һәм мәктәп" "Казан утлары" журналларын, "Ватаным Татарстан", "Татарстан яшьләре" газеталарын, аларда басылганнарны эшемдә дә еш кулланам.

Гакилә Габдерәхим кызына Шәүкәт Галиевның "Сиңа әйтер сүзем бар" исемле китап - кызыксындыру бүләге тапшырылды.

Нуретдиновлар бу көннәрдә шатлыклы мәшәкатьләр белән мәшгуль: бу айда икенче уллары Әмир өйләнә, тагын бер килен алып кайталар. Тик дөнья хәбәрләреннән аерылып тормаячаклар.

-Кичә никах туеннан кайтып, эшләремне бетергәч, төнге бергә кадәр газета-журналлар укып алдым. Шунсыз булмый, дөньядан артта калуың бар, - дип елмая Гакилә ханым. Ул гына түгел, ире Наил дә матбугатны свежий чагында укырга ярата. Аларда интернет та "почетта".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined