Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән кызы Роза Гафурованы Ростов өлкәсендә дә хәтерлиләр

Ростов өлкәсенең Константиновка районы Гапкин хуторындагы обелискны истәлек плитәсендә, һәлак булган һәм яралардан үлгән совет солдатлары исемлегендә безнең якташ – Роза Али кызы Гафурованың да исем-фамилиясе язылган. Кем соң ул – мәңге 26 яшьтә булып калган татар кызы?

Күптән түгел редакциябезгә Гапкин урта мәктәбе укытучыларыннан хат һәм “Донские огни” газетасының Константиновка районын немец-фашистлардан азат ителүнең 78 еллыгына багышлап, 2021 елның 3 февралендә басылган саны килде. Анда Роза Гафурова турында язма урнаштырылган. Мондый белешмә дә бар: “2 нче Удар армиянең 274 нче гаубица артиллерия полкы даруханәсе начальнигы Роза Алиевна Гафурова күкрәк читлеге яралы хәлдә Гапкин хуторындагы госпитальгә китерелде. Яраларыннан 1943 елның 14 февралендә вафат булды һәм хутор зиратында җирләнде”.

Чирмешәндә Роза Алиевнаның бертуганы Маргарита Алиевна Гафурованың кызы Надежда Васильевна Нагорновага мөрәҗәгать иттем, апасы турында сораштым. Ул Гапкин хуторы эзтабарлары белән инде берничә ел интернет аша аралашып тора икән, аларга Роза апасы турында байтак мәгълүмат та җибәргән.

-Минем бабам Али Гафуров һәм Фатыйма әбием Чирмешәнгә 1934 нче елда килгәннәр, - диде Надежда Нагорнова. -Актив большевик Али Садыйк улын Беренче Май районына партия җибәрә, ул район хәзерләүләр союзы конторасын, райпромкомбинат җитештерү бүлеген җитәкләгән, хәтта Ленин ордены белән бүләкләнгән. Җиде баласының берсе – Роза Али кызы монда мәктәп тәмамлаган, аннары Казанда фармацевт һөнәренә укыган, башта - Чирмешәндә, аннары Казанда даруханә мөдире булган. Фронтка 1941 нче елда китә. Даруханә мөдире чагында фронт сызыгындагы госпитальләргә дарулар илткән, берничә тапкыр немец артиллериясе уты астына эләккән. Медицина белеме булгач, берничә көнгә Гапкин хуторындагы госпитальдә дә калгалаган, шунда яралыларны дәвалауда, карауда булышкан. Аны яралылар гына түгел, хутор халкы да белгән һәм үз иткән. Гапкинга чираттагы бер баруында аның күкрәге нык яралана. Миңа әйтүләренчә, апаның командиры әти-әниләргә тетрәндергеч хат та язган. “Безнең татар кызыбыз вафат булды. Үләр алдыннан әкрен генә үз телендә җырлады, тәрҗемәсе: “Сез каласыз, ә мин болытлар белән китәм...

Надежда Васильевна эзтабарларга, хутор халкына, Роза Алиевнаның исемен мәңгеләштерүләре өчен бик рәхмәтле.

Алиевларның дүрт баласы сугышка китә, Роза һәм төпчекләре Мидхәт Ватаныбыз өчен һәлак булганнар. Аларга мәңгелек дан!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X