Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән кызы Алсу Сәлахова Мәскәүдә дә танылып кайтты

«Чирмешәннең мини-миссы" Алсу Сәлахова "Россия сәләте" - кечкенә миссы" титулына ия булган. Мәскәүдә узган "Россиянең кечкенә миссы" Бөтенроссия балалар мәдәният һәм сәнгать бәйгесендә якташыбыз "Гран-при" яулаган. Әлеге конкурста төрле төбәкләрдән барлыгы 37 бала катнашкан, безнең республика данын алты кыз яклаган. -Беренче конкурста - "Визитка"да мин бер дә югалып калмадым, ә...

«Чирмешәннең мини-миссы" Алсу Сәлахова "Россия сәләте" - кечкенә миссы" титулына ия булган. Мәскәүдә узган "Россиянең кечкенә миссы" Бөтенроссия балалар мәдәният һәм сәнгать бәйгесендә якташыбыз "Гран-при" яулаган.

Әлеге конкурста төрле төбәкләрдән барлыгы 37 бала катнашкан, безнең республика данын алты кыз яклаган.
-Беренче конкурста - "Визитка"да мин бер дә югалып калмадым, ә менә сәхнәгә икенче тапкыр - иҗат бәйгесенә чыкканда, беренче минутларда, бик дулкынландым, - ди Чирмешән лицееның 5нче класс укучысы Алсу.- Аннары үземне кулга алдым. "Человек чудак" дигән җыр башкардым. Бу конкурс ошады, шундый зур сәхнәдә үземне сынап карадым. Дөрес, арыдым да. Хәзер өйдә, әти-әнием, сеңелем янында гына торасым килә.
Алсу бик актив кеше."Буш вакытларыңда нәрсә белән шөгыльләнергә яратасың?"-дигәч тә, "Минем буш вакытым юк та әле",- диде.
Ул мәктәптә дә яхшы билгеләргә генә укый. Дәресләрдән соң балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнә. Сүз уңаеннан, бу зур бәйгегә әзерләнергә аңа сәнгать мәктәбе директоры Рәмзия Гайниева да булышкан. Алсу Сәлахова "Созвездие - Йолдызлык" фестиваленда да катнашып, призлы урыннар алган. "Татарстан мини-миссы" бәйгесендә ул - "Беренче принцесса".
Алсу Сәлахова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан Алсу гранпри мини мисс