Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Анатолий Кузьмин авылдашларына гармун алып бирмәкче

Девичья Полянадан Анатолий Кузьмин авылдашларын гел изге эшләре белән гаҗәпләндерә.

Күп еллар элек авылда нефтьчеләр төзекләндереп биргән бер чишмәнең ташландык хәлгә килеп баруына борчылып йөргән Анатолий Николаевич аны күршеләре белән тәртипкә китергән. Алар су чыганагының бурасын яңартканнар.

Авыл очында, зират артында урнашкан, тәмле сулы чишмә буларак билгеле су чыганагын да танымаслык иткән игелекле авылдаш. Элек халык суга шушы чишмәгә йөргән. Тик соңгы вакытта аның юлын үлән басып, чишмә үзе ташландык хәлдә була. Анатолий Кузьмин аңа кабат җан өрә: чистартып, өстенә түбә ясый, баскычларны һәм сукмакны тәртипкә китерә.

-Пенсия яшендәге тынгысыз авылдашыбыз үзешчән сәнгатьтә катнашырга да вакыт таба, - диде Девичья Поляна авыл мәдәният йорты директоры Людмила Мартышкина. – Авылда гармунчы булса да, үзебезнең гармун юк. Анатолий Николаевич безне музыка кораллы итү нияте белән йөри. Гармун алырга Әлмәткә барырга җыеналар. Ул моңа иганәче тапкан, үзенең пенсия акчасыннан да өлеш чыгара.

фото: Кадыр Гомәров 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев