Чирмешәнгә тәүге тапкыр килгән популяр язучы китап укучыларына бөтен эч серләрен сөйләп бетерде диярлек. Район мәдәният йортында узган очрашуда ул бөтенесен бик тиз үзенә "бәйләп куйды".
Тәүге китабын 50 яше тулганда гына чыгарган, әдәбиятка шактый соңарып килгән һәм шактый мәртәбәле язучылардан да алга узып, китап укучылар мәхәббәтен яулаган Зифа ханымны,...
Чирмешәнгә тәүге тапкыр килгән популяр язучы китап укучыларына бөтен эч серләрен сөйләп бетерде диярлек. Район мәдәният йортында узган очрашуда ул бөтенесен бик тиз үзенә "бәйләп куйды".
Тәүге китабын 50 яше тулганда гына чыгарган, әдәбиятка шактый соңарып килгән һәм шактый мәртәбәле язучылардан да алга узып, китап укучылар мәхәббәтен яулаган Зифа ханымны, үзе әйтүенчә, бүгенге көндә иң борчыганы - рухи кыйммәтләр. "Әллә нишләде бу заман. Хәтта ата-ана газиз балалары, ә балалар әти-әнисе тарафыннан рәнҗетелеп, кимсетелеп яши,- ди язучы.- Моны аңлатып, аңлап булмый. Хатын-кызлар үз өсләренә, булдырам дип, күбрәк күтәреп ялгышалар. Әтиләрне күтәрергә, зурларга кирәк".
Аның геройлары - тормыштан. Редакция исеменнән үзебезгә, кунакка-очрашуга чакыргач, Зифа Кадырованың "Бәхеткә юл кайдан?" дигән повестен укып чыктым. Газета-журналларда басылган өзекләренә күз салган бар иде инде, әмма китаптан тоташ, аерылмыйча уку башкача. Төп герой - Диләдән "аерылмыйча", аның өчен яшьлектәге зур хатасы, холыксыз, эгоист ире өчен борчыла-борчыла, аңа көч бирә-бирә тын кысыла. Язмыш сынавын үткән, хәтта сукбайлар тормышын да татып карарга мәҗбүр булган Дилә соңрак барыбер үз гаиләсенә кайта, ире дә үзгәрә, тәүбәгә килә. Китапның ахыры яхшы бетә. Дөрес, бу гаиләдәге ике баланың берсе вакытсыз гүр куенына керә.
Әлеге һәм язучының башка әсәрләрендә дә гыйбрәтле язмышлар сурәтләнә. Булмас дия алмыйбыз, хәсрәтле бәндәләр, бәхетсез гаиләләр адым саен. Андыйлардан гыйбрәт алып яшәргә өйрәнү кирәк.
Лашманнан китапханәче Мәдинә Талипова, Югары Кәминкә мәдәният йорты хезмәткәре Лилия Хөснуллина һәм башкалар язучы Зифа апаларына изге теләкләрен җиткерделәр.
Әйе, хатын-кызлар күп укый, тик ирләр дә бу әдипнең әсәрләренә битараф түгел икән. -Хатын "күрмәгәндә" мин дә сезнең китапларны укып чыктым,- ди Якты Таудан Ислам Лотфуллин.- Елый-елый укыдым.
-Сезнең китапларыгыз укучыларыбыз санын нык арттырды. Аларны укып, ирләр дә елый, - диде Туймәттән Наҗия Галимова. Ул да китапханәче, кайсы язучының кайсы урында икәнен белә. - Инде яңа китапларыгызны көтәбез.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова Зифа Кадыровага шулай ук хөрмәтен белдерде, рәхмәт җиткерде, истәлек бүләкләре тапшырды.
Сүз уңаенда, бүген Чаллыдан килгән кунаклар чирмешәнлеләргә китаплар да алып килгән иде. Татар телендәге китаплар. Зифа Кадырованың кайбер әсәрләре русчага да тәрҗемә ителгән икән, китап булып та чыгалар.
Зифа Кадырованың китапларын район үзәк китапханәсендә дә укырга, сатып алырга мөмкин.
Авыллардан килгән китапханәчеләр - язучылар - китап укучылар арасында үзенә күрә арадашчылар соңгы вакытларда китап залларына килүчеләрнең сизелерлек артуына нәкъ менә Зифа Кадырова китаплары сәбәпче булуын әйттеләр.
Зифа Әбделвәли кызы мондый очрашуларда алда язылачак әсәрләренә материал да җыя дип була. Аңа үз язмышлары турында хат язучылар да күп ди. Язучы әле үз язмышы турында да язмаган диярлек. Әтисез үскән, күптән түгел ире вафат булган, ике бала әнисе, төзүче Зифа Кадыровага әле ял итәргә, каләмен читкә куярга иртәрәк. Китапларына хуҗа бар бит, алар киштәләрдә озак ятмый, кулдан-кулга йөри. Бүген кайберәүләр үз-үзенә урын таба алмый йөри, җан рәхәтлеге юк, аны дәвалау сорала.
Зифа Кадырованың әсәрләрен классикларныкына тиңләү дөрес булмас, ул академик язучы түгел. Сюжетлары гади, сурәтләү чаралары чама хәлендә, фикерен турыдан ярып сала. Сүзендә фикер, фикерендә тирән фәлсәфә бар. Башкалар күрмәгәнне күрә, тоемлый белә. Ул да җәмгыятьтәге рухи кризиска җавап эзли.
-Елый-елый язам, язмыйча түзә алмыйм,- ди үзе дә нечкә күңелле язучы.
Кадырова белән бергә, район мәдәният йортында узган очрашуга Чаллыдан язучы, журналист, "Безнең фикер" исемле шәхси газета редакторы Амур Фәләх, шул каладагы "Ләйсән" иҗат берләшмәсе җитәкчесе Роза Хәмидуллина һәм якташыбыз - мәзәкләр язу остасы, инде дистәләп китап авторы, спортчы Фәнис Нуретдинов та теләп килгәннәр. Алар, үзләреннән бигрәк, иң затлы, иң тәмле сүзләрен каләмдәшләренә - Зифа ханымга адресладылар, хикәяләр, мәзәкләр сөйләп залда утыручыларны көлдереп рәхәтләндерделәр.
Бу чараны оештыруга зур өлеш керткән Фәнис Нуретдинов сөенечле хәбәр дә ирештереп китте - Чаллыда ул җитәкләүче Чирмешән якташлык җәмгыяте киләсе елның февраль азакларында җәмгыятьнең оешуына 10 ел тулуны билгеләп үтәргә әзерләнә башлаган.
Чирмешәндәгесен дә санап, Зифа Кадырова соңгы дүрт елда инде 78 тапкыр китап укучылар белән очрашуларда катнашкан. Аны Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарында да зарыгып көтәләр, туган ягы Башкортостанга да гел чакырып торалар икән. Ә безгә ул әле тагын килергә мөмкин - киләсе елда, озакламый, "Зифа феномены" турында Иске Кадида булачак очрашуда сүз алып барырга әзерләник.
Нет комментариев