Реклама
Яшәүче авылы клубында "Динем - ислам, милләтем - татар" дип аталган күргәзмә эшли. Күргәзмә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында татар телен саклау, өйрәнү проблемаларына, шулай ук ислам диненең милли үзенчәлекне саклаудагы роленә игьтибар жәлеп итү максатыннан ачылды.
Әлеге уңайдан клубта үткән чарада катнашкан район мөхтәсибе Рамил Ибраһимов, Кара Чишмә мәчете имамы Рөстәм Вәлиев, кунакка килгән башка дин әһелләренең вәгазе дә шул хакта.
-Туган тел hәм милли үзенчәлек - әманәт, ягъни безгә Аллаhы Тәгалә тарафыннан саклар өчен бирелә торган нәрсәләр. Телебезне югалту - Аллаhының кушканын үтәмәү булыр иде, - диделәр алар.
фото: Гөлсирин Тазиева
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз