Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Яңа мәктәп кебек була

Яңа Элмәле урта мәктәбендә апрельдә башланган ремонт ахырына якынлаша дисәң дә була. 20 августтан да калмый, монда эшне төгәлләргә исәплиләр. - Дөрес, графиктан бераз калышабыз, - ди мәктәп директоры Вячеслав Мельников. - Бүген мәктәптә җиде бригада эшли. Укытучылар, укучылар һәм ата-аналар да ярдәмгә килде. Якын көннәрдә ашханәгә җиһазлар алырга барабыз....

Яңа Элмәле урта мәктәбендә апрельдә башланган ремонт ахырына якынлаша дисәң дә була. 20 августтан да калмый, монда эшне төгәлләргә исәплиләр.

- Дөрес, графиктан бераз калышабыз, - ди мәктәп директоры Вячеслав Мельников. - Бүген мәктәптә җиде бригада эшли. Укытучылар, укучылар һәм ата-аналар да ярдәмгә килде. Якын көннәрдә ашханәгә җиһазлар алырга барабыз. Яңа төс алган мәктәпкә яңа шкафлар һәм парталар да кайтару планлаштырыла.
Мәктәпнең түбәсе һәм тәрәзәләре 2009 елда яңартылган булган. Бүген, гомумән алганда, төзүчеләр эчке эшләр белән мәшгуль. Бер бригада җылылык торбалары урнаштыра, икенчеләре коридор идәннәренә плитәләр җәя, стеналарны штукатурлыйлар. Классларда идәннәр җәеп беткән, хәзер буяу-агарту эшләренә керешәчәкләр, ишекләр урнаштырачаклар. Ә бер бригада бина тирәли отмостка ясый. Керү юлына брусчатка да түшәләчәк.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Төзелешләр