Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Утыз Имән мәктәбендә - чуваш бәйрәме

​​​​​​​Утыз Имән мәктәбендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, ай саен билгеле бер милләт халкына багышланган чара уздыру планлаштырылган.

Февраль аенда чуваш халкы тарихына багышлап уздырылган, кичәдә укучылар күршеләренең гореф-гадәтләре, йолалары, мәдәниятлары белән таныштылар. Милли киемнәр кигән укучылар чуваш телендә җырлар башкардылар, шигырьләр сөйләделәр, биеделәр. Укытучы апалары аларны чуваш халкының милли ашлары белән таныштырды. Чарага әзерлек вакытында укучылар көндәлек сөйләмдә еш кулланыла торган чуваш сүзләре дә өйрәнгәннәр. Бу да чувашларга карата хөрмәт билгесе.

Утыз Имән халкы гомер-гомергә күршеләрендәге чуваш авыллары халкы белән дус-тату гомер итә. Мәктәптә өч укытучылары - чуваш милләтеннән.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев