Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Утыз Имән мәктәбе капиталь ремонт программасына кертелмәгән

Алдагы уку елында укырга киләчәк, әлегә балалар бакчасында тәрбияләнүче өч баланы да исәпләп, Утыз Имән мәктәбендә 16 укучы белем ала. Бу бик аз. Шуңа да төзелүенә 32 ел узган бина капиталь ремонт программаларына да керми.

-Ачсаң, тәрәзәләр таралырга тора. Җылыту системасы искергән, артык зур котельный да үзгәртеп коруны сорый, - дип, мәктәп директоры Рөстәм Җамалиев әлеге җирлектә узган халык җыенында зур проблема хакында сүз башлады. –Рәхмәт, балалар аз булса да, республика һәм район җитәкчелеге мәктәпне ярдәмнән ташламыйлар. Әгәр мәктәп ябылса, авыл да бетә бит.

Җыенда катнашкан район башлыгы Фердинат Дәүләтшин бу җитди мәсьәләне өйрәнергә, ниндидер ремонт программасына кертү юлларын эзләргә кушты.

Быелгы җыенда да Ульяновка белән Утыз Имән арасындагы, инде нык ватылган төп юлны капиталь ремонтлау хакында фикер алыштылар. Югары инстанцияләргә мөрәҗәгать иткәч, бу объектта зур эш башларга өметләндергәннәр. Быел моңа кирәкле проект-смета документлары ясалачак.

Пай җирләрен “Әккәрәй” җәмгыятенә биргән пайчыларның инвестор белән килешү вакыты чыккан, аны озайтырга кирәк. Инвестор – пайлардан файдаланучы бер гектар пай җиренә 750 сумнан исәп-хисап ясарга, җир салымын да түләргә әзер. Ничек хәл итәрләр, җыенда ел саен көнбагыш басуларын агулы химикатлар белән эшкәрткәндә саграк эшләргә кирәклеге хакында зар белдерүче Самат Ризванов фикере дә исәпкә алыныр, ике якны да канәгатьләндерерлек чишелеш табылыр дип өметләник.

Авыл урамнарындагы каты көнкүреш калдыклары салу өчен куелган берничә контейнерның капкачы юк икән, якын көннәрдә алар урынына капкачлы яңа савытлар куярга ышандырдылар.

Яңа Кади авыл җирлеге башлыгы Мингәрәй Әминовның 2019 елда башкарылганнар турында отчет чыгышында әйтелгәнчә, былтыр халыктан җыелган, аңа республика да кушып биргән тулаем 850 мең сум акчага алдан килешенгән төрле эшләр башкарганнар. Зират тирәсенең бер өлеше яңа койма белән тотылган, “Чәчәкле алан” чишмәсе тирәсе  төзекләндерелгән, урам яктырткычлары-лампочкалар яңартылган, Кызыл Чишмәдә су башнясы тирәсен тотып алганнар. Акчаларны башка кайбер эшләргә дә тотканнар, бүген урам юлларын кардан чистартырга да шул средстволар кулланыла, бу эшкә былтыр грантка откан үз тракторлары бар.

Быелгы үзсалым акчаларының кайларга юнәлдереләчәге дә билгеле.

...165 йортлы, аларда 401 кеше гомер итүче Утыз Имәндә һәм Кызыл Чишмәдә 2019 елда нибары 1 бала туган, 16 кеше үлгән. Авылны нинди киләчәк көтә? Билгесез.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев