Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Ульяновка-Утыз Имән юлы ремонт сорый

Быел, үткән 7 айда, Яңа Кади авыл җирлегендә бер бала да тумаган, ә 10 кеше вафат булган. Туйлар уйныйлар, әмма сирәк. Утыз Имән мәктәбендә нибары 17 бала укый...

Авыл җирлеге башлыгы Мингәрәй Әминов монда узган халык җыенында болар хакында да әйтте.

165 йортлы, 421 кеше яшәүче әлеге җирлектә тормыш шартлары елдан-ел яхшыра бара. Халык, билгеле, үз көнен үзе күрергә тырыша: мал тота, яшелчә үстерә, кәсепчелек итә. Әмма зарлары да бар, иң үзәккә үткәне – Ульяновка белән Утыз Имән арасындагы зур юл. Ул бомбага тотылган сыман, чокыр-чакырлы. Аны кайчан ясарлар икән?

-Бу хакта беләбез. Программаларга да кертергә тырыштык, нефтьчеләр аша да эшләргә талпындык, әмма әлегә уңай чишелеш табылмады. Юл төзү, ремонтлау, асфальтлау зур средстволар сорый, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Шәйдуллин, җыенда бирелгән сорауга. – Әмма бүген әлеге юлны яхшыртуның башка мөмкинлекләрен дә эзлибез.

Кызганыч, Утыз Имәндә урам юллары да начар. Аларны республика ярәме белән ясарга, ремонтларга өметләнәләр.

Авылга спорт мәйданчыгы сорадылар. Берничә урамда айга якын көнкүреш калдыклары җыелмаудан, экологик хәлнең, һаваның начараюына зарландылар. Авыл имамы олы яшьтәге мәрхүмнәрне, мәрхүмәләрне дә моргка, ярдырырга йөртүләренә ризасызлык белдерде. Мәсьәлә аңлашыла, бу хакта башка вакытта да сүз кузгаталар, әмма аны газетага язып, прокуратура аша гына хәл итә алмыйсың, закон бар бит, ул үтәлергә тиеш. Кайвакыт, шикаять нигезендә яки шик туып, ишетеп торабыз, мәетләрне каберләреннән кузгатып, тикшерү үткәрәләр. Бүген кайберәүләр, малга кызыгып, нәкъ менә өлкән кешеләрнең гомерләрен кыюдан да чирканмыйлар. Шуңа күрә һәр очракка аерым караш булырга тиеш.

Яңа Кади җирлегендәге җыеннарда чүп җыю, су куллану һәм аның өчен түләү хакында гел кызу бәхәсләр туа. Быел да, мәсәлән, су кулланганга түләү мәсьәләсен кузгаттылар. Мингәрәй Әминов аңлатуынча, хәзер су өчен халыктан җыелучы акча Советның махсус счетына күчә, аны электр энергиясе өчен түләүгә, насос алуга, су белән тәэмин итүне күзәтүчегә түләүгә тотарга рөхсәт бар. Шулай эшлиләр дә. Халык җаваптан канәгать калды кебек. Аннан соң, су кулланганга акчаны күбрәк алалар дип шикләнәсең икән, санагыч кую авыр түгел, суны күпме агыздың, шуңа бәрабәр түлисең.

Яңа Кади җирлегендә быелгы үзсалым акчаларын максатчан кулланырга тырышалар. Средстволарның бер өлеше “чәчәкле алан” чишмәсен төзекләндерүгә, карап торуга, үзәк зират тирәсенең бер ягын коймалауга, капка ясауга, кышын урам юлларын кардан чистартуга тотылган, тотыла. Кызыл Чишмәдә су башнясы тирәсен челтәр сетка белән тотып куйганнар.

Быел республикадан биреләчәк акчага яңа трактор алсалар урамнарны чистарту бермә-бер җиңеләер.

Үзсалым акчаларын, гомумән, средстволарны урынлы, дөрес кулланалармы икәнен хәзер үзенә күрә комиссия – халык контроле тикшереп торачак, биш кеше составындагы бу “органны” пенсионер Самат Ризванов тәкъдиме буенча оештырдылар.

Ульяновка авылындагы җыенда залдан сораулар булмады. Авыл җирлеге башлыгы нинди проблемалар барын үзе санап чыкты. Авыл мәдәният йортын тышлап куясы иде. Девичья Полянада буа капиталь ремонтка мохтаҗ. Саминовкада һәм Нагорныйда үзәкләштерелгән су челтәрләре юк. Монда алга китеш бар үзе – челтәрләр сузуга проект-смета документлары эшләтәләр. Моның өчен, дөрес, әле акчалары җитеп бетми. Әмма ул табылмый калмас. Әлеге поселокларда киләсе елда, бәлки аннары чиста су проблемасы калмас. Әнә Сосновкада моңа средстволар табылды, су челтәрләре сузылды. Сүз уңаенда, соңгы елларда бу җирлектә байтак социаль объеклар: мәдәният йортлары, мәктәпләр төзелде, якын көннәрдә җирлек Советы өчен салынган яңа административ бина ачылачак.

Авылларда урам юллары төзү, ремонтлау буенча монда да эш күп.

-Үзгәрешләр бар, әмма мине иң борчыганы – җирлектә ел саен халык саны уртача 13 кешегә кими, - дип, авыл җирлеге башлыгы Самат Шәмсетдинов башка авыллардагы, минемчә,төп, әйе төп, проблеманы да әйтми кала алмады.

Авыл җирлекләрендә халык җыеннары дәвам итә.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X