Туймәттә туй машиналарына юл бирәләр
Безнең районда

Туймәттә туй машиналарына юл бирәләр

Узган атнада әлеге авыл урамнарыннан шарлар таккан туй автомобильләре берничә тапкыр узды. Әйе, бер йортта килен каршыласалар, икенчесеннән кыз озаттылар.

Мөслимә һәм Ислам Лотфуллиннарның уллары Радик Түбән Кәминкә авылы кызы Миләүшә Гыйрфанованы үзенә яр итте. Ә Чәчкә һәм Ислам Сәүбановларның кызлары Энҗене Теләче районы егете Фирзәр алып китте.

Фото: автор.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев