Туймәткә Әлмәттән азык-төлек җыелмаларын китергәннәр
Безнең районда

Туймәткә Әлмәттән азык-төлек җыелмаларын китергәннәр

“Татойлгаз” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Роберт Фәссахов авылдашларына, туймәтлеләргә Җиңү бәйрәме алдыннан зур бүләк ясаган – азык-төлек җыелмалары җибәргән.

-Роберт Харрас улы исеменнән 65 кешегә – тыл ветераннарына һәм сугыш чоры балаларына азык-төлек салынган тартмалар тараттык, - ди Туймәт авыл җирлеге башлыгы Айдар Кәримов. –Туймәтлеләр игелекле якташыбызга һәм әлеге эшкә зур өлеш керткән авылдашларыбыз Рифат Фәссаховка һәм Линар Абдуллинга да ихлас рәхмәт җиткерәләр.

 

фото: архив

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев