Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Туймәт пенсионеры битлекләр тегеп, аларны кирәксенүчеләргә бушлай бирә

Туймәт авыл җирлегендә ялгыз яшәүче олы яшьтәге 40 кешегә 11 волонтер хезмәт күрсәтә.

Коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү максатында, Туймәт авыл җирлегендә дә волонтерлык хәрәкәте  торгызылган.

-Илдә карантин игълан ителгәч, җирлектә ялгыз яшәүче өлкән кешеләрне барлап, волонтерлар тупладык, - ди Туймәт авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәзилә Фәссахова. - Биш социаль хезмәткәр үзләре хезмәт күрсәтүче кешеләргә ярдәм итүләрен туктатмыйлар, бу эшкә тагын дүрт укытучы, мәдәният йорты директоры һәм авыл китапханәсе китапханәчесе дә кушылды.  Уңайлы булсын өчен аларга үз урамнарындагы өлкәннәрне беркеттек.

Волонтерлар ватсапта үз төркемнәрен дә булдырганнар. Алар һәр көнне башкарган эшләре буенча авыл Советы җирлегенә отчет бирәләр, аннан ул социаль ярдәм бүлегенә тапшырыла.

-Волонтерлар өлкәннәр белән даими элемтәдә торалар. Кибеттән кирәкле әйберләрен алып кайтып бирәләр, Чирмешәнгә барып даруханәдән дарулар да алып кайталар, - ди Рәзилә Габдулла кызы. - Волонтерларның  авылдан читкә чыгып йөрергә рөхсәт язулары бар, барысы да  маскалар белән тәэмин ителгән.

Сүз уңаенда, пенсионер Рәсимә Хәйруллина күпләп маскалар тегеп куйган, кирәксенүчеләргә ул аларны бушлай бирә.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев