Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Әти-әниләр дә булыша

Иске Кади мәктәбе укучыларына һәр уку көнендә кайнар аш әзерләнә. Мәктәп бакчасында бала-лар үзләре үк үстергән җиләк-җимеш, яшелчә дә табыннарны сыйлырак, ризыкларны туклыклырак итәргә мөмкинлек бирә. Инде шулай көйләнгән, монда белем алучы 101 укучы икенче һәм өченче дәресләрдән соң, ыгы-зыгысыз гына, үз чиратлары белән ашханәдә тукланып чыга. Аларны ашату өчен...

Иске Кади мәктәбе укучыларына һәр уку көнендә кайнар аш әзерләнә. Мәктәп бакчасында бала-лар үзләре үк үстергән җиләк-җимеш, яшелчә дә табыннарны сыйлырак, ризыкларны туклыклырак итәргә мөмкинлек бирә.


Инде шулай көйләнгән, монда белем алучы 101 укучы икенче һәм өченче дәресләрдән соң, ыгы-зыгысыз гына, үз чиратлары белән ашханәдә тукланып чыга. Аларны ашату өчен дәүләт бер балага көненә 5 сум 50 тиен бүлеп бирсә, 6 сум 50 тиен күләмендә, ярдәм йөзеннән, әти-әниләр дә булыша.

- Ризыклары туклыклы булсын өчен, атнасына ике тапкыр пешекчеләр ашларны котлет, сосискалар белән әзерли. Мәктәп бакчасында үстергән җиләк-җимеш, яшелчәдән салатлар, файдалы тәмләткечләр әзерлибез. Технология дәресләрендә кызларыбыз тозлаган кәбестә, кыяр-помидорларны да балалар яратып ашый,- ди мәктәп директоры Наил Моксинов.

Иске Кади мәктәбенә Якты Тау, Тукай, Светлогорск авылларыннан да 23 бала йөреп укый. Алар һәм башлангыч сыйныф укучылары, озайтылган көн төркемендә шөгыльләнүчеләр дүртенче тәнәфестән соң тагын бер мәртәбә җиңелчә тамак ялгап ала.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined балалар туклануы