Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Түбән Кәминкәдән Гыйрфановлар көзге чебешләрен язын санадылар

Түбән Кәминкә авылыннан Дамир һәм Рабига Гыйрфановлар хуҗалыгында былтыр, 26 октябрьдә чыккан 8 чебинең барысы да үскәннәр. Кышкы суыкта кая булганнар дисезме?

-Өйдә, котельныйда кыш чыктылар көзге чебиләр, - ди хуҗабикә. – Сары “йомгаклар” өчен махсус тартма куйдык, асларын көн дә алмаштырып тордык. 8 чебешнең җидесе әтәч булды. Зур үскәнче өйдә тордылар, март ахырларында, көннәр җылыта башлагач кына абзарга чыгардык. Бу кадәр әтәч кирәкми бит инде, шуңа күбесен тавыкларга алмаштырдык.

Менә шулай, тәрбия җитсә, кышын да үсә икән чебешләр.

Сүз уңаенда. Кармыш авылында Гайфуллиннар хуҗалыгында да 22 октябрьдә чуар тавыклары 13 чеби ияртеп кайтуы хакында язган идек.  Алар да үскәннәр, тик барысы да түгел.

фото: Рабига Гыйрфанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев