Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Түбән Кәминкә авылының юбилеена – бүләк

Хәзер Түбән Кәминкәгә кайтучыларны авыл башында бик матур стела каршы ала.

Калайдан һәм тимердән эшләнгән бу истәлекле билге үзсалым акчасына урнаштырылган.

-Авылга керү юлына стела ясату теләге күптәннән бар иде, финанс проблемасы гына тоткарлап килде, - ди Түбән Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Рәдиф Халиков. – Үткән ел халык белән киңәшеп, аны үзсалым акчасына эшләтергә килештек. Бу авылның 280 еллыгына бүләк кебек булды.

Стеланы Сәлимҗан Гамиров эскизы буенча Самара осталары эшләгән, Ульяновка авылы эшмәкәре Петр Прокофьев аны урнаштырып биргән.

Стелланың терәк баганасы Татарстан флагы төсләренә буялган, шунда авылга нигез салынган вакыт (1740нчы ел) язылган. Ә башаклар биредәге халыкның игенчелек белән шөгыльләнүен аңлата. Өскә зур итеп, кызыл хәрефләр белән язылган Түбән Кәминкә атамасы милли орнаментлар белән әйләндереп алынган. Бу стела авылдан чыгып китүчеләргә хәерле юл теләп кала, әлеге сүзләр икенче яктан уеп язылган.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев