Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова «Җиңү диктанты»н Чирмешәндә язды

Бөтенроссия күләмендә Бөек Ватан сугышы темасына багышланган «Җиңү диктанты» тарихи акциясенә чирмешәнлеләр дә кушылды. Бөек Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан Лашман урта мәктәбе базасындагы мәйданчыкта оештырылган бу диктантта, мәктәп укучылары, мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре белән бергә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова да үз белемен сынап карады.

«Җиңү диктанты» тарихи акциясе районда ике мәйданчыкта (Лашман мәктәбе һәм Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты) узды. Парта артына утырып, 100 кеше белемен тикшерде. 29 апрельдә, төнге 12гә кадәр диктантны онлайн форматта да язарга мөмкин иде.

-Киң җәмәгатьчелекне Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнүгә җәлеп итү, тарихи грамоталылыкны күтәрү, яшь буынга патриотик тәрбия бирү максатыннан оештырылган әлеге акциягә без өченче тапкыр кушылдык, - ди Лашман мәктәбе директоры урынбасары һәм әлеге акция өчен җаваплы булган Илдар Мөбарәкшин. – Акциядә, нигездә, өлкән сыйныф укучылары катнаша, шулай ук, мәдәният һәм авыл җирлеге Советы хезмәткәрләре дә кушылырга теләк белдерде.

Диктант язырга килүчеләр чара алдыннан Лашман авылындагы бердән-бер Бөек Ватан сугышы ветераны Габдулла Мөхәммәтшин һәм тыл хезмәтчәне Рафкать Сәлахов белән очраштылар.

-Сугыш башланганда миңа 9 яшь иде. 1941 елның октябрендә әтине сугышка алдылар. Әни биш бала белән калды, иң олысы – мин, -дип бу авыр елларны искә алды, сентябрь аенда 90 яшен тутырачак Рәфкать бабай. – Әти киткәч, алтынчы туганыбыз туа. 1943 елда әтинең һәлак булуы турында хәбәр килде. Шулай итеп 10 яшьтән мин гаилә башлыгы булдым. Сугыш беткәч, 1948 елда әни дә үлде. Биш энекәш миндә - 16 яшьлек яшүсмер тәрбиясендә калды.

Диктанттан чыккан “укучыларның” кичерешләрен дә белергә булдым. Иң беренче: “Биремнәр авыр идеме?” - дигән сорауны Людмила Николаевнага бирдем.

-Мәктәптә безгә тарихны көчле укыттылар, шулар истә калган. Тик бераз икеләнеп калган сораулар булды, - диде депутат. - Биремнәр кызыклы, кайткач, тагын бер кат үземне тикшереп карарга уйлыйм.

10 сыйныф укучысы Адел Абзаловның “Җиңү диктанты” акциясендә икенче тапкыр катнашуы.

-Дәрестә өйрәнгән биремнәр аз иде, шулай да эшне авыр димәс идем, - диде Адел.

Лашман мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Зөлфия Гыйниятуллина биремнәрне чишкәндә бераз авырсынган.

-Мәктәптә өйрәнгән тарих “тоныкланган”, икеләнгән биремнәр дә булды, - диде ул.

Эшләрнең нәтиҗәләре белән #диктантпобеды сылтамасы белән кереп, шәхси идентификация номеры буенча танышырга мөмкин булачак.

фото: автор

Чирмешәнлеләр "Җиңу диктанты" акциясенә кушылды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев