Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Сәлимә Хөснуллина: “Яңа йортны авылда салабыз”

Тиздән Якты Тау поселогында гомер итүче Сәлимә әби Хөснуллина өй туе уздырачак. Бөек Ватан сугышыннан яраланып кайткан Минәхмәт абый белән Сәлимә апа 1947нче елны гаилә коралар, 24 ел гомер кичерәләр. Минәхмәт абый кибеттә, хәзерләүләр конторасында эшли. Сәлимә апа колхозда хезмәт куя. 1962нче елны алар туган авылларында йорт салып керәләр. Яшьләр...

Тиздән Якты Тау поселогында гомер итүче Сәлимә әби Хөснуллина өй туе уздырачак.


Бөек Ватан сугышыннан яраланып кайткан Минәхмәт абый белән Сәлимә апа 1947нче елны гаилә коралар, 24 ел гомер кичерәләр. Минәхмәт абый кибеттә, хәзерләүләр конторасында эшли. Сәлимә апа колхозда хезмәт куя.

1962нче елны алар туган авылларында йорт салып керәләр. Яшьләр белән Сәлимә апаның әнисе дә яши. Ул кызының сигез баласын тәрбияләргә ярдәм итә. 1970нче елны йорт хуҗасы үлеп китә, төпчек баласына нибары 1 яшь 8 ай чакта.

Бүген Сәлимә әби авылда улы Әхтәм белән гомер итә. Олы кызы Затия апа да Якты Тауда. Калган балалары, 13 оныгы, 14 оныкчыгы Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә булсалар да, авылга әни-әбиләре янына еш кайтып йөриләр.

Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатыны буларак Сәлимә әбигә дә торак шартларын яхшыртуга субсидия бирелгән.

" Әни, беркая да китмим, йортны авылда төзик, диде",- ди Затия апа. Башка балалар да әниләренең теләгенә каршы килмиләр. Төзүчеләр кыска вакытта иске йорты янында барлык уңайлыклары да булган матур кирпеч өй өлгерткәннәр.

"Әзрәк яңа өйдә рәхәт күреп каласы иде дә бит",- ди 86 яшьлек Сәлимә әби.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined ветераннарга – торак