Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Шешминка авылында “12 апостол” чишмәсен төзекләндермәкчеләр

Православ якташларыбыз һәр елны изге чыганакларга – Түбән Новгород өлкәсендәге Дивеевога, Самара өлкәсендәге Ташлыга, үзебезнең республикадагы Буа районының Фролово авылына баралар... Әмма алай еракка йөрергә барыбызның да мөмкинлеге юк: я сәламәтлек шул чама гына, я акча җитми. Югыйсә янәшәдә генә, Шешминка крепосте авылы кырыенда да шифалы чыганак бар. Аны “12 чишмә” (“12 ключей”) диләр.

Элек бу урын “12 апостол чыганагы” дип атала иде, әмма динсезлек хакимияте елларында аның исемен үзгәрткәннәр. Без, Шешминка авылы халкы,  Чистай һәм Түбән Кама владыкасы Игнатийның  әлеге чыганакны  төзекләндерүгә биргән хәер-фатихасына нык сөендек. Хәзер бу урында  икона белән “12 апостол” тәресе  куелды һәм изгеләндерелде.

Монда эш бихисап, әмма, кем әйтмешли, Ходай ярдәмен бирер әле. Биредә  чишенү-киенү бүлмәсе белән купель – коену урыны ясыйсы, 300 метр арадагы юлга вак таш җәясе бар, авария хәлендәге “Чуваш күпере”нә дә ремонт таләп ителә. Шунысын да әйтергә кирәк, әлеге  күпер чыганакка бару өчен генә түгел, ут казасы чыкканда урманга узу, печәнгә, Әлмәт һәм Бөгелмә шәһәрләренә йөрү, көтү куар өчен дә кирәк.

“12 апостол” чыганагын күмәк көч белән төзекләндереп булыр дип ышанабыз һәм  монда безнең район халкы гына түгел, чит районнардан да килерләр дип өметләнәбез.

Екатерина Зубова.

Шешминка авылы.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев