Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Ришвәтчене балалар да таный

Беренче булып ришвәтне бирүчеме әллә алучымы барлыкка килгән? Чирмешән мәктәпләре укучыларының бу уңайдан үз фикерләре бар. Коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча республика эксперт төркеме составында безгә килгән вәкил - "Татарстан Республикасы яшьләр берләшмәсе" оешмасы рәисе Светлана Пермякова балалар белән коррупция темасына багышлап, кызыклы әңгәмә оештыра алды. Яшьләрнең ял итү үзәгендә...

Беренче булып ришвәтне бирүчеме әллә алучымы барлыкка килгән?


Чирмешән мәктәпләре укучыларының бу уңайдан үз фикерләре бар.

Коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча республика эксперт төркеме составында безгә килгән вәкил - "Татарстан Республикасы яшьләр берләшмәсе" оешмасы рәисе Светлана Пермякова балалар белән коррупция темасына багышлап, кызыклы әңгәмә оештыра алды. Яшьләрнең ял итү үзәгендә булган бу сөйләшүдә укучылар да бик актив катнаштылар, әлеге проблемага карата битараф булмауларын күрсәттеләр. Кайберәүләр хәтта үз фикерләрен яклап, бәхәскә дә кушылдылар. Егетләр һәм кызлар ришвәтчеләргә карата законнарның йомшак булуын да билгеләп үттеләр, бу зәхмәткә каршы көрәшү юллары турында да фикер алыштылар.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Коррупциягә – юк