Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнең районда

Рәис Сөләйманов Чирмешәннең өлкәннәрен дә, балаларын да сөендерде

ТР Дәүләт Советы депутаты Рәис Сөләйманов быел да районның өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында яшәүчеләргә Яңа ел күчтәнәчләре китерде.

2021 елның соңгы көннәрендә өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатына бүләкләр төялгән машина килде. ТР Дәүләт Советы депутаты Рәис Әхтәм улы исеменнән әзерләнгән күчтәнәчләрне аның ярдәмчесе Игорь Анохин тапшырды. Депутат шул рәвешле 62 өлкән кешегә бәйрәм кәефе бүләк итте.

Депутат ярдәмчесе өлкәннәр белән әңгәмә корды, бүлмәләрдә булып, яшәү шартлары белән дә танышты. Биредәге ремонтны, уңай үзгәрешләрне күреп шатланды.

Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты директоры Илшат Закиров бүләкләр өчен рәхмәтләрен җиткерде һәм депутат Рәхмәт хаты тапшырды.

-Безне бәйрәмнәрдә күчтәнәчләр белән сөендереп торган депутатыбызга, эш өчен көчләрен кызганмаучы йорт-интернат хезмәткәрләренә бик зур рәхмәт, - диде биредә яшәүче Галина Хуртина.

Депутат мөмкинлеге чикле балаларга да Кыш бабай бүләкләре җибәргән. Райондагы шундый 74 бала  Рәис Сөләйманов исеменнән күчтәнәчләр ала.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев